Эшләр ният белән генә бәяләнәләр
Ният – бер эш-гамәлне кылу турында уйлау ул.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Гамәлләр нияткә карап була һәм һәр кешенең гамәле бәрабәренә булган өлеше ниятенә карата була...» – дигән.
Ният – бер эш-гамәлне кылу турында уйлау ул. Һәрбер гамәлнең нәтиҗәсе – тел белән әйтеләме, кул белән эшләнәме, ягъни тән гамәлеме, ул – нияткә карап бәяләнә. Ният төзек, яхшы булса – гамәл дә яхшы; ният изге булса – гамәл дә изге; ният бозык булса, гамәл дә яман була. Димәк, ниятләр төрле-төрле була.
Галимнәр: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак...» дигән хәдисе – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе», – диләр. Әбү Давыт радыйаллаһу ганһү: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният», – дип нияткә карата аңлатма биргән. Ягъни, ниятнең мәгънәсен аңлаткан.
Галимнәрнең бердәм фикере буенча, намаз, ураза, хаҗ кебек фарыз гыйбадәтләрне кылганда ният аның бер нигезе санала. Димәк, ният – зарури шарт. Нияттән башка гыйбадәт кабул булмый. Һәр эш-гамәлнең, гыйбадәтнең вакыты, урыны бар. Мәсәлән, намаз башлаганда «Аллаһу әкбәр!» дип әйтергә, хаҗда ихрам кияргә тиешбез. Шуның кебек үк, ниятнең дә урыны һәм, әйтергә кирәк, вакыты да бар. Ниятнең урыны – йөрәк, кальб. Нияткә караган зарури шарт ул – теләгән, ягъни уйлаган нәрсәне билгеләү, мисал өчен, һәр намазга: иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларына һәркайсына аерым ният кылу.
Аллаһ Тәгалә ниятләребезне белүче. Аллаһ ниятебезгә карап, аның өчен әҗер дә бирә һәм, җәза да бирә. Бер кеше изге ният кылып та, авырып китү сәбәпле аны башкара алмаса, аның өчен әҗер ала.
Галим Бәйдәви хәзрәтләре болай дигән: «Тиешле нияттән башка кылынган гамәлләр дөрес булмый. Чөнки гамәлсез ният өчен әҗер бирелә, ә ниятсез гамәл юкка чыга. Гамәлгә карата ният – тәндәге җанга тиң: тән җансыз яши алмый, ә җан тәнсез дә юкка чыкмый». Моны ничек аңларга? Изге ният кылып та, ниндидер сәбәпләр аркасында кеше аны башкара алмаса (авырып китсә яки нәрсәдер комачауласа), ул кеше шул изгелекне кылган әҗерне ала. Мисал өчен кеше изгелек кылырга ниятләде, әмма авырып китте яисә үлде һәм ниятен тормышка ашыра алмады. Изге ниятенә күрә аңа барыбер әҗер-савап языла. Ә инде изгелекне ниятсез генә, Аллаһ ризалыгын өмет итмичә генә кылса, гамәле әҗер-савапка китерми. Аллаһка тәкъва булган мөслим-мөслимә барлык игелекле эшләрен, изгелекләрен фәкать Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип ниятләп кыла, әлхәмдүлилләһ.
Яхшы ният, ихласлык, Аллаһның ризалыгын алырга теләү сәбәпле һәр файдалы һәм яхшы гамәл гыйбадәткә әверелә. Ниятләп эшләнгән игелекле, изге эш-гамәлләргә Аллаһ Тәгалә әҗер-савап ирештерә. Исламның асылы шунда: мөслим-мөслимә нәрсә генә эшләсә дә, әгәр дә ул яхшы, изге эш-гамәл икән, аны Аллаһ ризалыгы өчен башкарса, ул эш-гамәлләр дә гыйбадәт булып исәпләнә. Хатын-кыз хәләл ризыктан аш-су әзерли башлаганчы: «Аллаһ ризалыгы өчен, якын кешеләремә (гаилә әһелемә) гамәл-гыйбадәт кылырга, кәсеп итәргә, укып гыйлем алырга көч-егәр җыяр өчен ризык әзерлим», – дип ниятли икән, аның аш-су хәстәрләве дә гыйбадәттән санала. Ир кеше кәсеп итәргә, эшкә чыгып киткәндә: «Аллаһ ризалыгы өчен, гаиләмне тәрбияләү, тормыш алып бару өчен эшкә барам», – дип изге ният кыла икән, ул кеше көне буе гыйбадәт кылган кеше әҗеренә ия була.
Исламның асылы – сүздә дә, эш-гамәлдә дә Аллаһ ризалыгына ирешүне белдерү, ихластан Аллаһка итагать итү. Ниятнең күркәмлеге, ниятнең дөреслеге инсанның Җәннәткә керүенә сәбәп була, явыз ният сәбәпле кеше Җәһәннәмгә төшәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кыямәт көнендә иң элек шәһит булган кешенең язмышы хәл ителәчәк. Аны Аллаһ каршысына китерерләр. Аллаһ Тәгалә аңа дөньяда нинди мәрхәмәт күрсәткәнлеген хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аннары ул кешедән: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» – дип сорар. Ул: «Синең өчен һәлак булганчы көрәштем», – дип җавап бирер. Аллаһ: «Син ялганлыйсың! Син, кешеләр синең хакта: «Кыю кеше!» – дип әйтсеннәр өчен генә көрәштең. Һәм алар шулай сөйләделәр дә», – дип әйтер. Шуннан соң бу кешене Җәһәннәм утына ташларга әмер ителер. Шуннан соң белем алучы, белгәннәрен башкаларга өйрәтүче һәм Коръән укучыны китерерләр. Аллаһ Тәгалә аңа Үзенең биргән нигъмәтләре хакында хәбәр итәр, ул кеше аларны таныр. Аннары Аллаһ Тәгалә аңардан: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» – дип сорар. Ул: «Мин – Синең хакка белем алдым. Белгәннәремне башкаларга җиткердем һәм Коръән укыдым», – дип җавап бирер. Шунда Аллаһ: «Син ялганлыйсың. Син, кешеләр синең хакта: «Ул – галим!» – дип әйтсеннәр өчен генә белем алдың һәм Коръәнне: «Ул яхшы укый!» – дип әйтсеннәр өчен генә укыдың. Һәм алар шулай әйттеләр дә», – дияр. Шуннан соң ул кешене Җәһәннәм утына ташларга боерылыр. Аннары, Аллаһ каршына, дөньяда яшәгәндә байлыклар бирелгән кешене китерерләр. Аллаһ Тәгалә аңа Үзенең биргән нигъмәтләре хакында хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аллаһ Тәгалә: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» – дип сорар. Ул кеше: «Малларымны Син теләгәнчә сарыф итү өчен бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмадым. Һәм аларны Синең өчен сарыф иттем», - дияр. Аллаһ: «Син – ялганлыйсың. Чөнки син моны кешеләр синең хакта: «Юмарт!» – дип әйтсеннәр өчен генә эшләдең. Һәм алар шулай дип әйттеләр дә», – дияр. Һәм аны Җәһәннәм утына ташларга әмер бирелер».
Ошбу хәдисне фәһемебезгә салыйк һәм сабак алыйк. Ниятләребезне дөреслик һәм гамәл-гыйбадәтләрне, изге эшләрне ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен кылыйк. Зәгыйфь иманлы яисә бөтенләй иманнан язган кешеләр, Аллаһ ризалыгы өчен дип кылган изге эш-гамәлләребездән риза булмыйлар, аларның безгә карата ачулары чыга. Аллаһ ризалыгын максат итеп куйган инсанны Аллаһ Үзенең яклавына, саклавына ала. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ ризалыгы өчен дип йөрүе белән кешеләрнең ачуын чыгаручы бәндәне Аллаһ Үзе яклый һәм саклый. Кешеләргә ярарга тырышып, Аллаһның ачуын чыгаручыны исә, Аллаһ Тәгалә шул кешеләрнең хөкеменә тапшыра», – дигән.
Ислам галимнәре, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләренә нигезләнеп, нияткә карата хикмәтле гыйбарәләр язып калдырганнар.
Аллаһтан курык, чөнки нияте булмаганның – гамәле булмас, йомшаклыгы булмаганның – малы булмас, дине булмаганның – хөрмәте булмас. Күңел гыйбадәткә ихласлы булганда, ниятең саф булганда фарызларны да, нәфелләрне, ягъни өстәмәләрне дә укырга кирәк; ихлас булмаганда, фарызларны гына башкарырга.
Гамәлне күп кылудан бигрәк, Аллаһ хозурында кабул булырлык итеп кылырга, ягъни изге ният кылып башкарырга кирәк.
Кайбер кешеләр Җәннәткә кызыгып гыйбадәт кыла, бу гыйбадәт – сәүдәгәрләр гыйбадәтедер. Кайберәүләр Җәһәннәмнән куркып гыйбадәт кыла, бу исә – коллар гыйбадәтедер. Кайберәүләр Аллаһның нигъмәтләренә шөкрана итеп гыйбадәт кыла, бу исә – ирекле, азат кешеләрнең гыйбадәтедер.
Барлык эш-гамәлләрнең нәтиҗәсе ниятнең нинди булуына карап бәяләнә. Тормышта булган бер вакыйга ният хакында уйланырга бер сәбәп булыр. Кыйсса «Гыйбрәтле төш» дип атала.
Зәрия Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев