Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны елдан-ел арта

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстанда яшәүчеләргә 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән булган. Үткән 2014 ел белән чагыштырганда бу 76 процентка күбрәк дигән сүз. ТР дәүләт хезмәтләре порталына 15 миллион кеше кергән һәм әлеге порталны 116,5 миллион карау факты теркәлгән. Гражданнарның шәхси кабинетлар саны да 33 процентка артып, хәзерге вакытта 1,38...

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстанда яшәүчеләргә 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән булган. Үткән 2014 ел белән чагыштырганда бу 76 процентка күбрәк дигән сүз. ТР дәүләт хезмәтләре порталына 15 миллион кеше кергән һәм әлеге порталны 116,5 миллион карау факты теркәлгән. Гражданнарның шәхси кабинетлар саны да 33 процентка артып, хәзерге вакытта 1,38 миллионга җиткән. Электрон хезмәт күрсәтү порталы аша татарстанлылар 1 миллионнан артык электрон гаризалар җибәргәннәр. Бу үткән елга караганда 64 процентка күбрәк. Электрон чиратка язылучылар саны 3,7 миллионга кадәр арткан. Моның һәммәсе дә Татарстанда электрон хезмәтнең популярлыгын, аның кирәклеген күрсәтә. Халык аеруча электрон хезмәтләрнең ТКХ тармагындагы түләүләр, табибка приемга язылу, ЮХИДИның электрон хезмәтләре, балалар бакчасына чиратка басу, интернет һәм элемтә өчен түләү кебекләренә өстенлек бирә.

Шунысын да әйтеп үтү мөһим һәм кирәкле: ТР дәүләт хезмәтләре порталы заманча куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителгән. Әйтик, банк карталары турындагы мәгълүматлар серверның үзендә сакланмый, бу исә гражданнарның акчаларын кулга чиста булмаган затлардан сакларга ярдәм итә.

Реклама

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы портал, мобиль кушымта аркылы түләүләр уздырганда комиссия күләмен киметү өстендә дә шактый эш алып барды. Комиссияне бетерү юнәлешендәге төп адымнарның берсе - виртуаль карталар чыгару булды. Әлеге карта ярдәмендә портал һәм мобиль кушымта аркылы төрле хезмәтләр өчен түләүләрне комиссиясез башкару мөмкин. Виртуаль карта бер елга чыгарыла. Аны комиссиясез 5 мең сумнан алып төрле картадан тулыландырырга була. ТР дәүләт хезмәтләре порталы исә виртуаль карта белән башкарылган барлык түләүләрне дә шәхси кабинетта чагылдыра. Башкарылучы түләүләрнең хезмәт хакы алу картасына бәйле булмавы тагын бер тапкыр әлеге эшнең куркынычсызлыгын тәэмин итә, дип хәбәр иттеләр ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Сүз уңаеннан: электрон хезмәтләрдән файдалану рейтингында 43 район, Казан, Чаллы шәһәрләре арасында Тукай районы 22 урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X