Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр исәпләгечләрен урам якка чыгару мәҗбүриме?

«Авылларда йорт эченә куелган электр исәпләгечен энергетиклар ишегалды ягына чыгарырга кушалар. Бу законлы гамәлме? Һәм күчерергә риза булабыз икән инде, бу эш кем исәбеннән башкарылырга тиеш? Шул сорауга җавап бирсәгез иде», - дип мөрәҗәгать итте газета укучыбыз редакциягә. Мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән без «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы - «Түбән Кама...

«Авылларда йорт эченә куелган электр исәпләгечен энергетиклар ишегалды ягына чыгарырга кушалар. Бу законлы гамәлме? Һәм күчерергә риза булабыз икән инде, бу эш кем исәбеннән башкарылырга тиеш? Шул сорауга җавап бирсәгез иде», - дип мөрәҗәгать итте газета укучыбыз редакциягә.

Мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән без «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы - «Түбән Кама электр челтәрләре»нең Тукай районы бүлеге җитәкчесе Шамил Шәймәрдәновка шалтыраттык. «Дөрес, без тукайлыларга электр исәпләгечләрен өй эченнән урам якка чыгарырга киңәш итәбез, бу эш өчен бер ай вакыт билгелибез. Исәпләгечне күчерү хуҗаларның үз исәбеннән башкарыла. Ләкин теләге һәм мөмкинлеге булмаганнарны мәҗбүр итә алмыйбыз. Счетчикның урам якта булуы, нигездә, энергетикларга шәхси территориягә кермәс өчен, күрсәткечләрне карарга уңайлы булсын өчен кирәк», - дип аңлатма бирде ул. Район прокуратурасыннан алган җавапта да счетчикларны күчерүнең киңәш ителүе, ләкин мәҗбүри булмавы ассызыкланды. Приборларны урам якка чыгармаучыларга җаваплылык янамавы турында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев