Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр юнәлеше буенча документларны өйдән чыкмыйча алып була

Хәзерге вакытта күп кенә белешмәләрне, документларны, чиратларда тормыйча, озаклап рәсми кәгазьләр җыймыйча, интернет аша алып була. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү интернет-сайтында (www.gosuslugi.ru) теркәлгән гражданнарның һәм юридик затларның Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелә торган лицензияләрне, рөхсәт бирү документларын электрон юл белән алу мөмкинлеге бар. Гражданнар, өйдән чыйкмыйча, кыска вакыт эчендә үзләренә...

Әлеге сайтта Эчке эшләр министрлыгы төрле хезмәт күрсәтә:

- шәхси сак хезмәткәрләреннән һәм бу эшкә таныклык алырга теләүчеләрдән квалификацияле имтихан кабул итү;
- шәхси сак эшчәнлегенә лицензия бирү;
- юридик һәм физик затларга коралны һәм патроннарны саклауга рөхсәт бирү;
- физик затка Россия Федерациясе халыкларының милли костюмнары яки казаклар формасы белән йөртелә торган газ коралы, револьвер, сигнал коралы, салкын кылыч коралы алуга лицензия бирү;
- физик затка шома озын көпшәле һәм пневматик ау яки спорт коралы (7,5 Дж югарырак) һәм аларга патроннар алуга лицензия бирү;
- юридик һәм физик затларга коралны һәм патроннарны транспортта алып баруга рөхсәт бирү;
- физик затка шома озын көпшәле ау яки спорт коралы, пневматик ау коралы, чикләнгән тидерүле утлы коралны һәм аларга патроннар саклауга, йөртүгә рөхсәт бирү;
- физик затка үз-үзен яклау максатына шома озын көпшәле коралны саклауга рөхсәт бирү (үзең белән йөртү хокукыннан тыш);
- физик затка спорт белән шөгыльләнгәндә кулланыла торган шома озын көпшәле утлы спорт һәм ау коралын, пневматик спорт коралын (7,5 Дж югарырак) һәм аларга патроннар саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү;
- физик затка бүләк итеп бирелгән коралны һәм патроннарны саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү;
- юридик затка хезмәт өчен кулланыла торган коралны һәм патроннарны саклауга, йөртүгә рөхсәт бирү;
- хөкемгә тартылу-тартылмау турында һәм җинаятьчелек өчен эзләнү яки эзләнүләрнең тукталуы турында белешмә бирү;
- Россия Федерациясе территориясеннән алып чыгарга кирәк булган рәсми кәгазьләргә халыкара мөһер кую;
- архив белешмәләр бирү;
- политик репрессияләргә дучар булганнарны аклау турында белешмәләр бирү;
- ирекле дәүләт дактилоскопик регистрациясе үткәрү, җинаятьчелек, административ хокук бозулар турында мәгълүмат һәм гаризалар кабул итү;
- юл хәрәкәте буенча булган административ хокук бозулар турында мәгълүмат бирү;
- автомототранспортны һәм прицепларны теркәү;
- автомототранспорт, трамвай, троллейбус йөртү таныклыгы алырга теләүчеләрдән квалификацияле имтихан кабул итү, машина йөртү таныклыгы һәм вакытлы рөхсәт бирү.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтын файдалануның өстенлекләре бик күп. Монда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кирәкле булган хезмәт белән кулланып була, кул астында бары тик интернет кына булырга тиеш. Әлеге система вакытны сакларга ярдәм итә, чөнки язмача раслаулар көтәргә кирәкми, һәрбер документның бирелү вакыты төгәл билгеләнеп куела. Түләүләрне дә шунда ук башкарырга була. Рәсми кәгазьләр белән эш итүнең бу ысулы ришвәтчелек белән көрәшүгә уңай йогынты ясый, чөнки гариза бирүче туры идарәгә мөрәҗәгать итми. Әгәр дә гаризага бирелгән җавап канәгатьләндермәсә, шикаять бирергә була.

Реклама

Эчке эшләр министрлыгы күрсәтә торган хезмәтнең барлык төрләре турында интернет-порталда (www.gosuslugi.ru) яки «кайнар линия»нең (843) 221-20-02 телефоны аша белергә мөмкин. Шулай ук тукайлылар Яр Чаллы шәһәре, Яр буе Тукай урамы, 35 йорт адресы буенча да мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X