Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәүдәт хәзрәт Харрасов: Рәҗәб аендагы тиешле гамәлләр

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Рәҗәб һәм Шәгъбән - Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар булып тора. Бу ике мөбәрәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез. Бу вәгазебез, инша Аллаһ,...

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Рәҗәб һәм Шәгъбән - Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар булып тора. Бу ике мөбәрәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез. Бу вәгазебез, инша Аллаһ, Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре турында булачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләре бер хәдистә болай дип әйткән: "Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбән - минем аем, ә Рамазан - өммәтемнең ае". Берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән сораган: "Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен Рәҗәб - Аллаһ ае соң ул?" - дигән. Расүл әкрам галәйһиссәләм болай дип аңлаткан: "Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнарның кулларыннан коткарган".

Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, "Ихлас" сүрәсен ешрак уку күркәм гадәт булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Бу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: "Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр" (Дәйләми).

Бу кичәләрдә мөселманнар Раббылары һәм тормышлары турында уйланалар, фикер йөртәләр, Коръәнне күп итеп укыйлар, догалар кылалар. Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакъланырга, үзебезнең изге ниятләргә, максатларга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Без бу кичәләргә игътибарлырак булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиешбез.

Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу - сөекле Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.

Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул - Мигъраҗ кичәсе, Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була. Мигъраҗ - күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренең тормышында олуг могҗиза булып санала.

Рәҗәб аеның 27нче төнендә Расүлебез галәйһиссәләм Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз "Исра" сүрәсенең 1нче аятендә болай дип әйтә:

"Үз колын бер төндә "Хәрам мәчет"тән аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән "Ерак мәчет"кә күчергән Затка дан! Ул чынлап та, һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче".

Риваятьләр буенча Расүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендәге Хәрам мәчете ("Изге мәчет" дигән сүз) ягъни Кәгъбәтулла янында йоклап яткан вакытта Җәбраил фәрештә "Борак" (мәгънәсе - "яшен тизлегендә оча торган") дип аталган хайванга атланып килә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Борак белән яшен тизлегендә Хәрам мәчетеннән Кодес шәһәрендәге (Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә ("Ерак мәчет") күчә. Шунда Аллаһның расүле Мөхәммәд галәйһиссәләм башка пәйгамбәрләргә имам булып, алгы сафта намаз укый. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең башка пәйгамбәрләрдән өстен булуын күрсәтә. Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өч савыт китереп куялар: аларның берсендә - су, икенчесендә - сөт һәм өченчесендә - шәраб (хәмер) була. Аллаһның расүле галәйһиссәләм сөт салынган савытны сайлый. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сайлавын күргәч: "Әй, Мөхәммәд, син һәм синең өммәтең дөрес юлда. Исерткеч эчү - хәрам!" - дип әйтеп җибәрә. Сөтнең ак төсе хакыйкатьнең, дөреслекнең, иминлекнең билгесе булып тора. Шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең әмере килә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Җәбраил фәрештә белән күккә менәләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм җиде кат күк аша үткәндә, аның һәр капусында үзенә кадәр Җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Идрис, Муса, Гайсә һәм Ибраһим (аларга Аллаһның сәламе ирешсә иде) белән очраша. Җәбраил фәрештә махсус бер чиккә (Сидрә мәкам) кадәр генә бара ала. Шуңа җиткәч Җәбраил фәрештә: "Миңа куелган чик шушында бетте, алга таба барырга рөхсәт юк", - дип әйтә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сәфәрне үзе генә дәвам итә. Расүлебез галәйһиссәләм җәннәт белән җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһ хозурына баргач: "Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт", - дип сәламли, ягъни тел һәм тән гыйбадәтләребез барысы да, фәкать Аллаһ өчен генә. Аллаһ Тәгалә: "Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ", - дип җавап бирә, ягъни Әй, пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Моңа каршы Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-салихиин", - ди, ягъни Сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Шуннан соң фәрештәләр: "Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ", - дип "Шәһадәт кәлимәсе"н әйтәләр, ягъни Чын күңелдән гуаһлык бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәләм - аның колы һәм илчеседер.

Бу сүзләрне без барыбызда намазда, ягъни кагъдәдә, "Әттәхият"кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис-шәрифтә: "Намаз - мөэминнең мигъраҗы" - дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өч бүләк тапшыра:

- Биш вакыт намаз фарыз кылына;

- "Бәкарә" сүрәсенең ахыргы аятьләр бирелә (285-286нче аятьләр);

- Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни пәйгамбәребез галәйһиссәләм кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә намазларыбызны вакытында, дөрес һәм ихлас күңел белән укып, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев