Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионатында футбол кырына Чаллыдан 8 яшьлек малай чыгачак

Илназ Смирнов “Казан-Арена”га чирек турнир матчына уенчыларның берсен алып чыгачак.

Татарстан Республикасында яшәүче 8 яшьлек Илназ Смирнов футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатында тулы хокуклы катнашучы булачак. 6 июльдә “Казан-Арена” стадионында ул чирек турнир матчына уенчыларның берсен алып чыгачак. Бу хакта футбол буенча Дөнья чемпионатында “Макдоналдс” белән бергә” балалар өчен программа матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның 2002 елдан бирле рәсми иганәчесеннән махсус программа балаларга зур футбол турнирларында матчларда уен кырына чыгу мөмкинлеге бирә. Чаллыда яшәүче Илназ Смирнов бу мөмкинлеккә тапкырлыгы нәтиҗәсендә ирешкән. Ул 2017 елның августында фатирда янгын башлангач югалып калмаган, ә төтен кермәсен өчен балкон һәм бүлмә ишекләрен япкан һәм форточка аша узып баручыларны ярдәмгә чакырган.

Чаллы малае Россиянең төрле почмакларыннан килгән 11 герой балалар белән бергә 2018 елгы Дөнья чемпионатында катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев