Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты призеры Нәфис Хаҗиев: «Уңышка ирешү өчен башта җиңелергә дә туры килде»

Октябрь башында Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә армрестлинг буенча үткән Дөнья чемпионатында Россиянең җыелма командасына кергән республика спортчылары турында мәркәзебезнең мәгълүмат чаралары шактый язып, сюжетлар күрсәтте. Иң куанычлысы һәм горурландырганы әлеге яшьләр арасында безнең район егете Нәфис Хаҗиев та бар.

Карап торышка пәһлевандай булмаса да, бу егеттә берничә кешелек көч, егәр бар икәне әллә каян сизелеп тора. Йөзендәге сөйкемлелеге белән бергә миңа төбәлгән сынаулы карашында да спортчыларга гына хас ихтыяр көче, үзенә ышаныч бар икәнен чамалап алдым.

- Югары Байлар авылыннан мин. Әтием Фәрит «КамАЗ»да шофер булып, әнием Гөлсинә китапханәче булып эшлиләр. Гаиләдә без ике бала. Өлкәне - апам Назлыгөл. Ә кечесе мин булам. Кечесе дисәм дә, апам белән бер яшь ара гына безнең. Аңа унтугыз, миңа унсигез яшь, - дип сөйләп китте үзе турында егет.

Сүз ара сүз Нәфиснең ничек итеп армрестлинг белән мавыгып китүе турында сорыйм:

- Кул көрәше белән шөгыльләнә башлавым очраклы гына килеп чыкты. Унбиш яшьтә дустым Рамил Сәгыйров армрестлингка йөри иде. Шулай Чаллыда әлеге спорт төре буенча үткән ярышларның берсенә мине дә үзе белән чакырып, катнашып, көчемне сынап карарга тәкъдим итте. Мин кыстатып тормадым. Ярышта катнашып бер дә көтмәгәндә беренче урын яуладым. Шул көннән алып, армспорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша башладым, - диде ул.

Аның әлеге шөгылен әти-

әнисе, апасы да хуплый, теләктәшлек күрсәтәләр. Апасы Назлыгөл, энесенә карап, үзе дә кул көрәше белән мавыгып киткән.

Нәфиснең уңышларына килгәндә, ул районкүләм, шәһәр, Республика, Россия, Европа күләмендәге ярышларда катнашкан. Җиңелгән чаклары да булган аның. Әйтик, Европада үткән ярышларда ул беренче өчлеккә эләгә алмаган. Ләкин шул очрактан соң ул үзенең хаталарын тренеры белән карап чыккан, күнегүләрен тагын да катлауландырып, үзенә бирешмәскә дигән максат куйган. Һәм уңыш үзен озак көттермәгән. Бу елның гыйнвар аенда Нәфис армрестлинг буенча Россия чемпионатында җиңү яулап, илнең җыелма командасы составына кергән. Әлеге уңышы октябрь башында Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә армрестлинг буенча үткән Дөнья чемпионатында юл ачкан да инде.

- Үземнең шундый зур күләмле чарада катнашачагым билгеле булгач, ныклап әзерләнү башланды. Әлбәттә, тренировкалар белән бергә, юл чыгымнарына, ярышлар дәвам иткән мәлдә илдә яшәү өчен акча юнәтү мәсьәләсе күтәрелде. Әти-әниемә, туганнан туган абыем Маратка, әбием Мөслимә, бабам Хәкимҗанга бик рәхмәтлемен. Алар минем хыялым тормышка ашсын өчен акчасын табып, укыган догалары белән дә әйтеп бетергесез көчле ярдәм, зур теләктәшлек күрсәттеләр. Әлбәттә, алардан һәм мине әзерләгән тренерым Мөсәвир Әгъзәмовтан башка Дөнья чемпионатында яулаган уңышларга ирешеп булмас иде, - дип чын күңелдән сөйләде егет.

Нәфиснең сүзләренә караганда, Малайзиядә дөньяның иң көчле армспортчылары җыелган. Төрле илләрдән меңнән артык кеше килгән. Россия җыелма командасындагы спортчыларның унысы - Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган егет-кызлар булган.

- Бик көчле көндәшләр белән көч сынашырга туры килде. Нәтиҗәдә, үзебезнең илдән булган һәм Казахстаннан килгән спортчыга гына бирешеп, мин сул кулдан көрәшеп икенче урынга, уң кулда - өченче урын яуладым. Биредә шулай ук үземә яңа дуслар табуга да ирештем. Буш вакытларда исә шәһәрнең истәлекле, гүзәл урыннарында булып, бик күп тәэсирләр алып кайттым, - диде Нәфис.

Әлеге вакытта Нәфис Хаҗиев 30 октябрьдә узачак кул көрәше буенча Республика чемпионатына әзерләнә. Чаллы техникумнарының берсендә автомеханик һөнәренә өйрәнүче егетнең ниятендә язмышын ныклап спорт белән бәйләү теләге яши.

- Әлбәттә, профессиональ спортта җәрәхәтләрсез, күңел кайтуларсыз да булмый. Ләкин ул ихтыяр көчен чыныктыра, бирешмәскә, үз хыялыңа хыянәт итмичә алга барырга этәрә. Мин дә үземнең киләчәгемне армрестлингта күрәм. Үземне үстерергә, остазларымны сынатмаска тырышам, - диде ул саубуллашканда.

Без Нәфискә яңадан-яңа җиңүләр яулавын, укуында, шәхси тормышында бары уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев