Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең отставкага китү сәбәбен аңлатты

Аның сүзләренчә, Министрлар Кабинеты РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында куйган киң колачлы бурычларны гамәлгә ашыруга комачаулык итмәс өчен отставкага киткән.

Элеккеге Премьер-министр Дмитрий Медведев Россия Хөкүмәтенең тулы составта отставкага китү сәбәпләрен аңлатты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында куйган киң колачлы бурычларны гамәлгә ашыруга комачаулык итмәс өчен отставкага киткән.

«Әлеге карарларны кабул иткәндә, алар хакында фикер алышу һәм ниндидер башка факторларга карамыйча нәтиҗә чыгару өчен Президент тулысынча азат булырга тиеш», - диде Медведев.

Юлламада куелган бурычларның берсе – сәяси системаны яңарту, «билгеле бер дәрәҗәдә хәтта илдә хакимиятләр балансын үзгәртү», дип искәртте элеккеге премьер. Аның сүзләренчә, бу суд системасына, парламентка, Хөкүмәткә һәм өлешчә Президентка да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев