Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декабрь башында инвалидлар аерата игътибарда

Район инвалидлар оешмасында бүген 3194 кеше әгъза булып тора. Шуларның 395е урында ятучылар. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта бара. Мәсәлән, моннан 15 еллап элек инвалидлар саны 1300 тирәсе генә иде, ди оешманың җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина.

Ветераннарның да 75 проценты физик мөмкинлекләре чикле кешеләр. Шуңа күрә инвалидлар оешмасы район ветераннар советы белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек алып бара. Быел эш аеруча җанлы барды. Яздан ук инвалидларның яшәү шартларын тикшерелде, күп кенә кичектергесез мәсьәләләр хәл итүгә алынды. Инвалидларга медицина хезмәте күрсәтү, авыруларны кисәтү эшен яхшырту максатыннан район үзәк больницасы һәм социаль яклау идарәсе белән берлектә төрле чаралар күрелде. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне стационар шартларда дәвалау соңгы елларда активлашты.

Инвалидларны борчыган мәсьәләләр бүген бик күп. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең артуы, дарулар һәм санаторий-курортларга юлламалар белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән оешмага еш мөрәҗәгать итәләр.
Декабрьнең беренче ун көне һәр ел саен инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ункөнлекне үткәрү буенча район Башкарма комитеты башлыгы Рәсим Асылгәрәев карар кабул итте. Бу көннәрдә инвалидлар аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш. Карардан күренгәнчә, декада барышында инвалидлар өчен төрле социаль һәм мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. Андый чаралар 1 декабрьдән 10ысына кадәр һәр авыл җирлегендә үткәреләчәк. Моңа инвалидлар көненә багышлап мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, әхлак дәресләре уздыру, инвалид балалар арасында шахмат һәм шашка буенча спорт турнирлары, кул эшләре, сочинениеләр конкурслары уздыру кебек чаралар керә. Шулай ук инвалидларның беренчел оешмалары активының район җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырыла. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга район үзәк больницасы, пенсия фонды, социаль яклау идарәсе, мәшгульлек үзәге вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү мөмкинлеге биреләчәк. Урында ятучы инвалидларга күчтәнәчләр тутырылган пакетлар әзерләнә, алар урынга чыгып тапшырылачак. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында тернәкләндерү интернат-мәктәбендә, шулай ук картлар һәм инвалидлар йортында махсус чаралар үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев