Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршы, чыршы без сине – сагынып көттек ел буе

Яңа ел бәйрәме, чыршы әйләнәсендә уйнап-җырлап, биеп күңел ачу – балаларның иң яраткан, көтеп алган бәйрәме.

Бәтке авыл җирлегендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, гомумбелем бирү мәктәбе коллективы һәм укучылары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм анда йөрүче балалар, «Ворошиловский» ҖЧҖе филиалы «Әнәк агрофирмасы» хезмәтчәннәре тырышлыгы белән балаларга Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Бәйрәмнең иң күркәм бизәге – Яңа ел чыршысы. Салкын кышларда хуш исле яшел ылыслары белән җәй ямьнәре тудыручы чыршы төсле утлар, берсеннән-берсе матур уенчыклар һәм шарлар белән бизәлгән. Аның әйләнәсендә – әкият геройлары. Бәтке гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Светлана Лысенкова җитәкчелегендә мәктәп укучылары театральләштерелгән күренеш белән бәйрәм тантанасына килгән балаларны әкият дөньясында яшәтте. Авыл мәдәният йорты хореографы Яна Кирпанева куйган биюләрне балалар зур осталык белән башкардылар. 

Яңа елны кем алып килә? Әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы. Яңа елны китерүче Кыш бабай – Бәтке гомумбелем бирү мәктәбенең элекке укучысы Антон Андрианов, Кар кызы – 11 нче сыйныф укучысы Настя Ксенофонтова үз рольләрен бик оста башкардылар. Балалар аларның чын Кыш бабай белән чып-чын Кар кызы булуына бер дә шикләнмәделәр. Антон һәм Настя балалар өчен кызыклы конкурслар оештырдылар, җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә, һич аермастан, җем-җем килеп торган кар бөртекләре белән бизәлгән янчыкларындагы татлы күчтәнәчләрен өләштеләр.

Чыршы бәйрәме зәвыкълы һәм эчтәлекле  оештырылуы белән сабыйларның, аларның ата-аналарының һәм әби-бабайларының күңелен җәлеп итте. 
Бәйрәм бүләксез була димени?! Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күңелле чараны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне өләштеләр. 
Ел буе көтеп алган бәйрәмне хәтер сандыгында гомер буе сакларлык итеп оештыручыларга балалар, аларның әти-әни, әби-бабайлары зур рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев