Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын бәйрәм ясадылар

Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде. 

Поселокта яшәүчеләргә, гомумән, барлык район халкына шушындый матур һәм уңайлы күңел ачу урыны булдырган өчен район башлыгы Фаил Камаевка, хакимиятнең барлык бүлекләрендә, район хезмәтләрендә эшләүчеләргә олы рәхмәтләребезне әйтә-без. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен нинди генә ял итү урыннары әзерләнмәгән иде анда: теләсәң таудан шу, телисең икән лабиринтта йөр. 
Поселоктагы чаңгы базасы үзе генә дә ни тора! Биредән беркайчан да кеше өзелми. Үзебезгә карата мондый игътибар тою күңелләрне үсендерә.

Бар поселок халкы исеменнән Наилә Гарипова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев