Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит ил кешесен үз йортына яздырганы өчен хөкем ителгән

Прокуратура 68 яшьлек Равил Харисовка кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны җинаять кылуда – Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затны яшәү урыны буенча торак бинада фиктив яздырганы өчен гаепле дип таныды.

– Суд 2018 елның 24 гыйнварендә гаепләнүченең, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция пункты бинасында булып, гражданлыгы булмаган затның аның торак йортына килүе турында белдерү кәгазенең тутырылган бланкын тәкъдим итә, чынлыкта исә гражданлыгы булмаган затка әлеге адрес буенча торак йорт бирелмәгән, – дип белдерде район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина.

– Россия Федерациясе территориясендә гражданлыгы булмаган затның канунсыз яшәве өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләре белән гаепләнүче Россия ЭЭМның миграция пункты бүлегенә гражданлыгы булмаган затның миграция исәбе кагыйдәләрен үтәвен һәм Россия Федерациясе территориясендә аның күченүләрен контрольләүне тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Суд гаепләнүчегә 6 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев