Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында Чебенле тарихын үз эченә алган яңа китапны тәкъдир итәчәкләр

Чебенле авылы егете, бүгенге көндә Яр Чаллының 2нче поликлиникасында табиб булып эшләүче Азат Хаҗиевның узган ел «Чебенле (Тойгузино) авылы ТАТАР язмышында» дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Сабантуй бәйрәмендә авылдашлары авторның әлеге китабын кулларына алу бәхетенә ирешкәннәр иде инде. Ә менә тиздән, 14 мартта, чебенлеләр генә түгел, барлык райондашлар китапны тәкъдир...

Күләмле һәм бик күп хезмәт кергән бу китапта Идел-Урал арасында яшәүче татар-башкорт халыкларының уртак язмышын чагылдырган тарихи вакыйгалар тасвирлана. Берничә гасырны үз эченә алган тарихның чагылышы Чебенле (Тойгузино) кешеләренең язмышында сурәтләнә. Китап чебенлеләр өчен генә түгел, татар халкының тарихы белән кызыксынучы һәркем өчен бик кызыклы.
Боерганда үтәчәк тәкъдир итү кичәсенең программасы да бик эчтәлекле итеп төзелгән. Чара алда торган торган иң мөһим вакыйганы - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы темасын да үз эченә алачак. Кичәгә килгән кунакларны каршы алганнан соң, «Карга боткасы» янында патриотик җырлар башкару күздә тотыла. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Аннары авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор коллектив башкаруында «Зәңгәр шәл» пьесасыннан заманчалаштырып үзгәртелгән күренеш тәкъдим ителәчәк. Программага авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камильяновның, авыл имамы, Чебенле егете Шәйхразый Салиховның чыгышлары кертелгән. Азат Хаҗиевның үзенең, Рөстәм Әхмәтхановның, Чебенле авылы кызы, шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның сүзләренә туган якка багышланган җырлар яңгыраячак. Аннары китап авторы авылдашларына, килгән кунакларга үзенең сүзен җиткерәчәк.
«Әби-бабаларыбызның язмышын шушы китабым аша авылдашларыма, райондашларыма җиткерә алсам бик канәгать булыр идем. Китапны кулына алган һәр якташым үз нәсел тарихы турында нинди дә булса мәгълүмат ала алыр дип уйлыйм», - ди автор үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев