Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчү тәмам

Тукай районы язгы чәчүне төгәлләде. Ул эш темплары иң югары булган ун район исемлегенә керде. Чәчү районда 13 апрельдә старт алган иде.

Әмма яңгырлар аркасында эш ике атна тирәсе туктап торды. Май башында урнашкан уңай һава торышы эш күләмен арттырырга мөмкинлек бирде: кырларда берьюлы 63 чәчү агрегаты эшләп, тәүлек эчендә җитештерүчәнлек 4 мең гектарга җитте. Гомумән, район буенча сабан чәчүе 53 мең гектарда башкарылды, бу узган елга караганда 500 гектарга күбрәк. Бөртекле сабан культуралары – 32,5 мең гектарны, шикәр чөгендере – 3,5 мең, силоска кукуруз – 3,3 мең, орлыкка горчица – 1,4 мең, азык культуралары – 7,9 мең, рапс – 3,4 мең, бәрәңге – 210, яшелчәләр 11 гектар мәйданны били. Иң соңгы булып район игенчеләре рапс культурасын чәчте. Әлеге культурадан алынган май терлекчелек һәм кошчылык тармагында киң кулланыла. Район хуҗалыклары бу культураны сатудан саллы керем ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев