Якты юл
  • Рус Тат
  • Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачылды

    Кичә Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачу тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдиновка яңа бинаның символик ачкычын тапшырды. Җәмәгать судьяларының яңа эш урынын караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов аннан канәгать калуын белдерде. Аннары Президент шәһәрнең алты җәмәгать судьясына дәүләт бүләкләре тапшырды....

    Кичә Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачу тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдиновка яңа бинаның символик ачкычын тапшырды. Җәмәгать судьяларының яңа эш урынын караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов аннан канәгать калуын белдерде. Аннары Президент шәһәрнең алты җәмәгать судьясына дәүләт бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Кама-Бекон" предприятиесенең югары технологияле цехында булды. Татарстан Президенты предприятиенең технологик линияләрен һәм территорияләрен карады, җитештерү үзенчәлекләре белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: