Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үтә

6, 7 апрельләрдә Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үтә. 6сы көнне акциядә катнашучылар ИНЭКАның беренче бинасына җыелачак. 7сендә ул Энтузиастлар бульварында дәвам итәчәк.

Икенче көннең программасы автохәрәкәттән башлана. Анда акциянең әләмнәре һәм логотиплары да урын алачак. Автомобильчеләр шәһәребезнең берничә проспектын узып, татар яшьләренең татар телен сакларга тырышу инициативасын күрсәтәчәк. Соңрак акция Энтузиастлар бульварында күңелле конкурслар, ялкынлы җырлар, буклетлар, түштамгалар һәм эмблемалар тарату белән дәвам итәчәк. Волонтерлар "Сез татар телен беләсезме? Белсәгез, ни дәрәҗәдә? Телне өйрәнергә теләр идегезме?" кебек сораулар белән гражданнар арасында социаль сораштыру үткәрәчәк. Акцияне Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе "Чулман" яшьләр берләшмәсе, «Татар Production» иҗади берләшмәсе оештыра, дип хәбәр итте, "Чулман" яшьләр берләшмәсе әгъзасы Венера Шәйхразиева.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция

2
X