Якты юл
  • Рус Тат
  • Чаллыда төзелеш мәйданында эшче һәлак булган

    Өлкән яшьтәге ир-ат алтынчы каттан егылып төшкән.

    Чаллыда төзелеш мәйданында 67 яшьлек эшче һәлак булган, дип хәбәр итте хокук саклау органнарындагы чыганак.

    Кичә иртәнге унберенче яртылар тирәсендә Мәләкәс аръягы микрорайонындагы төзелеш мәйданында өлкән яшьтәге ир-ат алтынчы каттан егылып төшкән.

    Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгәндә ул инде үлгән булган.

    Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: