Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Ноябрь ахырында без хатын-кыз – ананың фидакарьлеге һәм зирәклеге, рухи көче хәм изгелеге алдында баш иеп, һәркем өчен бик тә изге һәм якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Гомер яшәп зур тәҗрибә туплаган картны да, беренче адымнарын ясаучы сабыйны да – барыбызны да әниләребезгә карата булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм наз берләштерә. Ана җир йөзендә яшәешне гәүдәләндерә. Ул бар нәрсәнең башлангычы, якыннарын өзелеп яратучы, алар өчен җан атып яшәүче, кайгы-шатлыкларын уртаклашучы, тормыш авырлыкларын җиңәрлек көч, ышаныч һәм яшәү дәрте өстәүче, гаиләдә җылы дустанә мохитне саклаучы, бәхет өләшүче алиһә, суы кимемәс рух чишмәсе. Әни булу – бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый торган авыр хезмәт ул. Ләкин аның күркәм нәтиҗәсе – балаларның игелеге һәм аларның бәхетле тормышы. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатларны үзегезгә җыйган кадерле әниләр! Сезгә әйтелгән җылы сүзләр һәм иң изге теләкләр гомерегез буе озата килсен. Кайгы җилләре сезне һәрвакыт урап узсын, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп озак яшәргә язсын. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!

Район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев