Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм чаралары

Районның 45 еллыгын билгеләп үтү өчен районда бүген тулы көченә әзерлек эшләре бара. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә махсус комиссия эшли. 45 еллыкка багышланган чаралар ел дәвамында үткәреләчәк. Юбилей датасын билгеләп үтүгә районның һәр тармагы үз өлешен кертә. Төп чара – «Бер күрешү – бер гомер» дип исемләнгән якташлар очрашуы «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.

45 еллык юбилейны үткәрү планына 60тан артык чара кертелгән. Район үсешенә зур өлеш керткән, 45 ел бергә кулга-кул тотынып гомер иткән гаилә парларын бүләкләү кичәләре ел дәвамында барачак. ЗАГС бүлеге шулай ук юбилей елында туган беренче баланы, 45нче баланы, никахын теркәгән 45нче парны котлый. 
Архив бүлеге «Фотоны архивка тапшыр» акциясе, архив күргәзмәләре, мәктәп укучылары өчен экскурсияләр уздырырга, авыл җирлеге көннәре үткәрергә планлаштыра. 
Авыл җирлекләрендә урамнарны билгеле шәхесләр-нең исемнәре белән атау, аларга стелалар, бюстлар кую, авыл халкының тормыш мизгелләрен чагылдырган күргәзмәләр урнаштыру кебек күләмле эшләр башкару күздә тотыла. Һәр җирлектә шәҗәрәләр бәйрәме уздыру ниятләнә. 
Мәгариф бүлеге район тарихын барлау буенча укучылар белән күпләгән чаралар үткәрүне планлаштырыла. Әйтик, шул ук шәҗәрәләр бәйгесе балалар арасында да үтәр дип көтелә. «Минем Тукай районым» дигән темага кул эшләре конкурсы, «Тукай районы талантлары» дип исемләнгән видеопроектлар бәйгесе, шигырь бәйрәмнәре, туган җиргә багышланган сыйныф сәгатьләре, районның танылган шәхесләре белән очрашулар, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында бердәм сыйныф сәгате, «Авылсыз Россия була алмый» темасына әңгәмәләр уздыру ниятләнә. Балалар белән нинди генә чаралар үткәрелмәсен, ул районның 45 еллыгын да үз эченә алачак. 
Район яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге чаңгы ярышларын, авыл җир-лекләре һәм предприятие-оешмалар арасында өченче спартакиаданы 45 еллыкка багышлый. Март аенда районның 45 еллыгы призына волейбол турниры, сентябрьдә мәктәп укучылары өчен баскетбол турниры үткәрә. Июнь аенда Яңа поселогы аланында яшьләрнең палаталы форумы узачак. 22 май көнне авыл җирлекләрендә велоузышлар үткәреләчәк. Сентябрь аена спорт туризмы буенча «Алтын көз» ярышлары планлаштырыла. 
Мәдәният учреждение-ләре, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре күп чараларны берлектә оештыра. «Күңелем түрендә – авылым тарихы», төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген чагылдырган «Туй йолалары» кичәсе, «Канатлар сәхнәгә чакыра», «Без – талантлар районы» концертлары райондашларны берләштерәчәк. 
Авыл хуҗалыгы тармагында үткәрелгән чараларда да районның 45 еллыгы чагылыш табачак. Савымчылар, технологлар бәйгеләре, 1976 елдан башлап эшләгән хуҗалык җитәкчеләре белән очрашулар уздырылачак. 
Юбилей датасы уңаеннан Тукай районына һәм һәр авыл җирлегенә багышланган китаплар чыгарылачак. Барлык чаралар «Якты юл» («Светлый путь») газетасында яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев