Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәр!

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугыш каһарманнарына, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде.

Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең олы бурычыбыз. Быел да район күләмендә, авыл җирлекләрендә хөрмәтләү чаралары үтә. Быелгы бәйрәм үзенчәлекле – пандемия чикләүләреннән соң өлкәннәребез мондый бәйрәмнәргә сусады. Алар өчен бәйрәм программаларын лаеклы итеп оештырыйк, кадер-хөрмәт күрсәтик! 
Хөрмәтле өлкәннә-ребез! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч булсын. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә гомер кичерүегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!
Бәйрәмегез мөбарәк булсын, тормышыгыз гел сөенечләрдән генә торсын.

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев