Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйге «Тылсымлы кыш» 

10-23 декабрь көннәрендә районда «Тылсымлы кыш» дигән бәйге үткәрелә. Бәйгенең төп максаты – авыл җирлекләрен Яңа елга бизәү. Әлеге чарада катнашу өчен гаризалар һәм фотоматериаллар 2018 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә. Электрон адреска: Kultura.Tuk@tatar.ru, яки Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йорт, 113 нче кабинет адресына җибәрергә мөмкин. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8(8552) 70-13-42.

«Районның иң матур чыршысы» номинациясе –
авыл җирлегендәге чыршыны бизәү:

  • Яңа ел атрибутларының (гирляндалар, Яңа ел уенчыклары, әкият персонажлары (Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай һ. б.) булуы;
  • композицияләрнең тулылыгы;
  • тәкъдим ителгән эшләрнең оригинальлеге;
  • стандарт булмаган иҗади һәм техник карарлар; 
  • заманча яктырту технологияләрен куллану. 

«Яңа елга иң яхшы балалар мәйданчыгы» номинациясе:

  • кардан, боздан таулар, боз сарайлары, лабиринтлар ясау;
  • бәйрәм тематикасына сюҗетлы җиһазлау;
  • сәнгати һәм эстетик бизәлеш;
  • гадәти булмаган композиция;
  • башкарылган эшнең күләмлеге;
  •  Яңа ел товарларының ассортименты;
  • җиһазлау стиленең бердәйлеге.

«Иң матур итеп бизәлгән авыл җирлеге территорияләре» номинациясе – 
авыл җирлеге территорияләрен Яңа елга бизәү, җиһазлау:

  • идеянең оригинальлеге;
  • стандарт булмаган иҗади һәм техник карарлар; 
  • заманча яктырту-сервис технологияләрен куллану;
  • объектның һәм аның янәшәсендәге территорияләрнең санитар-техник халәте;
  • Яңа ел чыршысы, боздан һәм кардан ясалган скульптуралар, тау шугалагы һ. б. булу.

«Боздан ясалган иң яхшы сын» номинациясе:

  • сәнгати һәм эстетик бизәлеш;
  • композициянең, дизайнның үзен-
  • чәлекле һәм уникаль булуы;
  • идеянең креативлыгы, фантазиянең очышта булуы; 
  • техник эшләнеш, югары сыйфат һәм катлаулылык. 

«Кардан ясалган иң яхшы фигура» номинациясе:

  • совет мультфильмнары персонажлары, җәнлекләр фигураларын ясау;
  • сәнгати һәм эстетик бизәлеш;
  • композициянең, дизайнның үзенчәлекле һәм уникаль булуы;
  • идеянең креативлыгы, фантазиянең очышта булуы; 
  • техник эшләнеш, югары сыйфат һәм катлаулылык.

«Иң яхшы шугалак» номинациясе:

  • иҗади караш;
  • оригинальлек;
  • композиция булдыру;
  • Яңа ел уенчыкларының төрлелеген һәм югары сыйфатлы булуын тәэмин итү. 

Бәйге нәтиҗәләре номинаңияләр буенча билгеләнә. Лауреат, дипломант исемнәренә ия булганнарны, өч призлы урынга лаек булганнарны бүләкләү каралган. Җиңүчеләргә исемнәр бирүне, аерым урыннарны бүлүне бары тик жюри билгели. Жюриның карары кагылгысыз, аны беркем дә тикшерә дә, үзгәртә дә алмый. 
Бәйгенең нәтиҗәләре Тукай муниңипаль районынының рәсми сайтында, ВКонтакте, «КультуРА миннән башлана» төркемнәре социаль челтәрләрендә һәм «Якты юл» («Светлый путь») газеталарында яктыртылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X