Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәяләр кулай булачак ди белгечләр

17, 18, 24, 25 август көннәрендә шәһәрнең "Южный" агросәнәгать паркы биләмәсендә (ул Әхмәтшин урамы белән Халыклар дуслыгы проспекты киселешендә, 56 комплекс артында урнашкан) елдагыча бал спасына багышлап, яңа уңыштан бал ярминкәсе үткәрелә. Ярминкә иртәнге сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәдә балның төрле төрләре һәм кортлар әзерләгән продуктлар тәкъдим...

17, 18, 24, 25 август көннәрендә шәһәрнең "Южный" агросәнәгать паркы биләмәсендә (ул Әхмәтшин урамы белән Халыклар дуслыгы проспекты киселешендә, 56 комплекс артында урнашкан) елдагыча бал спасына багышлап, яңа уңыштан бал ярминкәсе үткәрелә. Ярминкә иртәнге сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкәдә балның төрле төрләре һәм кортлар әзерләгән продуктлар тәкъдим ителә. Бәясе һәркемгә кулай булачак.

Ярминкәгә үзләре җитештергән бал һәм бал әйберләре белән крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, бакчаларында һәм үз хуҗалыгында умарта тотучылар чакырыла. Катнашырга теләүчеләр электрон адрес torgn7@mail.ru белән хәбәр итә алалар. Ярминкәдә катнашучыларга сәүдә урыннары түләүсез. Автотранспорттан да сату рөхсәт ителә. Тулырак мәгълүматны шәһәр хакимиятенең (8552) 30-58-21, 30-58-24, 30-58-22 һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 70-01-11, 71-32-96 телефоннарына шалтыратып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев