Якты юл
  • Рус Тат
  • «Бу хәл безнең авылда булды» бәйгесе

    «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу хәл безнең авылда булды» дип исемләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларга иҗади бәйгесен игълан итә.


    Авылыгызда яки чит авылда кызыклы һәм ышанмаслык вакыйгаларның шаһиты булдыгызмы? Кызыклы язмышлы кешеләрне беләсезме? Безгә шул турыда язып җибәрегез. Язмалар газета битләрендә һәм сайтында урын алачак. Бәйгенең нәтиҗәсе октябрь ахырында ясалачак. Язмаларны yakti.ul76@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк, аларга фотолар да булса яхшы. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Язмалар рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: