Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнаның шимбәсендә ярминкәләр башлана

Чаллы шәһәрендә 21 сентябрьдән башлап 19 октябрьгә кадәр атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.

Анда авыл хуҗалыгы һәм көндәлек кулланудагы товарлар күпләп сатылачак. Районның товар җитештерүчеләре, барлык формадагы милекчеләре, сәүдә оешмалары һәм шәхси хуҗалыклар элеккечә үк Сарман трактындагы базар мәйданында сатачаклар. Көзге ярминкәдә беренче категорияле йомырканың дистәсен 30 сумга, агызып сатыла торган сөтнең бер литрын - 20-22, Голландия сырының килограммын - 210, атланмайның килограммын - 170-200, югары сортлы онның килограммын - 12,5, борчакны - 18, арпа ярмасын - 18, карабодай ярмасын - 25, бәрәңгене - 10, кишерне - 15, аш чөгендерен - 13-15, суганны - 15, кәбестәне - 7-8, бодайны - 8, арпаны - 7, арышны - 6, солының килограммын 6 сумга, бер төргәк печәнне 1200 сумга, саламны 400 сумга сату тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев