Бордының дүрт кызы осталыкларын сынады
Борды авылында хатын-кызлар бәйрәме «Ягез әле, кызлар!» бәйгесе рәвешендә үтте. Чарада 7-9 сыйныфлардан дүрт кыз үзләренең осталыкларын сынады. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачыларга бу бүләкне шулай ук мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре ясады. «Ягез әле, кызлар!»да катнашучылар өйдә әзерләгән кул эшләрен тәкъдим иттеләр, үзләре иҗат иткән шигырь юллары аша...
Борды авылында хатын-кызлар бәйрәме «Ягез әле, кызлар!» бәйгесе рәвешендә үтте. Чарада 7-9 сыйныфлардан дүрт кыз үзләренең осталыкларын сынады. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачыларга бу бүләкне шулай ук мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре ясады. «Ягез әле, кызлар!»да катнашучылар өйдә әзерләгән кул эшләрен тәкъдим иттеләр, үзләре иҗат иткән шигырь юллары аша үзләре белән таныштырдылар, бишек җыры башкарып әни булырга әзерлекләрен күрсәттеләр, «матурлык салоны»нда кызларның чәчләрен үрделәр. Кызларның татар җырчыларына пародияләр башкаруын тамашачылар бик яратып һәм сокланып кабул иттеләр. Соңыннан сәхнәдәгеләр залга җыелган әниләргә матур җырларын бүләк иттеләр, дип хәбәр итә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Вера Рамазанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев