Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борды җырчылары Россияне яулый

Үткән якшәмбедә Борды авылының «Борды» керәшен халык фольклор ансамбле 23-25 июль көннәрендә Нижегородск өлкәсендә үткән «Хрустальный ключ» Бөтенроссия фольклор ансамбльләренең фестиваль-конкурсында катнашты. Илнең 28 почмагыннан килгән иҗат төркемнәре белән көч сынашып, Борды авылы ансамбле үзләренең дәртле, кабатланмас җырлары белән жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулый алды. Алар бертавыштан җиңүне нәкъ безнең район...

Үткән якшәмбедә Борды авылының «Борды» керәшен халык фольклор ансамбле 23-25 июль көннәрендә Нижегородск өлкәсендә үткән «Хрустальный ключ» Бөтенроссия фольклор ансамбльләренең фестиваль-конкурсында катнашты. Илнең 28 почмагыннан килгән иҗат төркемнәре белән көч сынашып, Борды авылы ансамбле үзләренең дәртле, кабатланмас җырлары белән жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулый алды. Алар бертавыштан җиңүне нәкъ безнең район артистларына бирде. Әлеге фестивальдән бордылылар I дәрәҗә дипломга ия булып, матур тәэсирләр белән кайтты, дип хәбәр итте Борды авылының сәхнә сөючесе Тамара Кузьмина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев