Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борды мәктәбе – җиңүчеләр рәтендә

Казан шәһәрендә «IT-чемпион» республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 2 ел эчендә бәйгедә барлыгы 363 меңнән артык укучы катнашты. Быел гына да «Иң актив мәктәп» номинациясендә Татарстан мәктәпләренең 94 проценты катнашырга теләк белдергән.

Казанга җыелган айтишникларны Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов котлады, бүләкләү тантанасында катнашты.
«Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. «Дәүләт түләүләрен махсус портал аша тиз дә, җайлы да түләп булганлыгын зурларга балалар өйрәтә. Бүгенге көндә Татарстаныбызда заман белән бергә атлаучы балаларның күп булуы - сөенечле хәл. Сез - безнең киләчәгебез. Әлеге проектның тормышка ашырылуына һәм популярлашып китүенә, әлбәттә, сөенәбез. Ләкин бу аның башлангычы гына. Без исә алдыбызга яңа максатлар куябыз, бәйге дәвам итәчәк, яңа төр номинацияләр булдырачакбыз. Республикабыз районнарында талантлы балаларның яшәве бөтен Татарстанның олы потенциалы булуы хакында сөйли», - диде Президент.
«IT-чемпион» республикакүләм конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре буенча лидерлар рәтенә районыбызның Борды урта мәктәбе укучысы Георгий Чернов та керде. VI сыйныф укучысы Георгий дәүләт хезмәтләре порталы аша барлыгы 1000нән артык түләү башкарып, «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә җиңү яулады, Президент кулыннан кыйммәтле бүләкләр алуга иреште. «Иң актив мәктәп» номинациясендә дә Борды мәктәбе - җиңүчеләр рәтендә. Районыбыз мәктәбе мобиль сыйныф һәм интерактив җиһазлар алу өчен сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ITчемпион» бәйгесе