Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганнан Гөлсәрия Шәйхразиева авызда эреп китә торган чәк-чәк пешерә

Бүген 20 октябрь - Халыкара пешекче көне. Һәр елны бу көнне 70 тән артык илдә төрле бәйгеләр үткәрелә, дегустацияләр оештырыла, осталар җыелышып, яңа төр ашлар әзерли. Пешекче -дөньяда иң киң тарлаган һәм иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Дөньякүләм күргәзмәләрдә бу һөнәр ияләре сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендәге тортлар, безнең тел әйтеп бирә алмастай...

Бүген 20 октябрь - Халыкара пешекче көне. Һәр елны бу көнне 70 тән артык илдә төрле бәйгеләр үткәрелә, дегустацияләр оештырыла, осталар җыелышып, яңа төр ашлар әзерли. Пешекче -дөньяда иң киң тарлаган һәм иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Дөньякүләм күргәзмәләрдә бу һөнәр ияләре сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендәге тортлар, безнең тел әйтеп бирә алмастай исемдәге сирәк ризыклар әзерләү белән мактаныша. Безнең халыкта исә аш-су белән шөгыльләнүченең осталыгы чәк-чәк пешерә белүдән күренәдер, мөгаен. Һәр бәйрәмнең күрке, зур бүләк, хөрмәт һәм сөю билгесе дә ул!

Тукай районы Боерган авылында яшәүче Гөлсәрия Шәйхразиева пешергән чәк-чәк турында "авызда эреп китә торган" диләр. Андый ризыкны һәркем әзерли алмый. Ә ул үзе: "Беркемнең дә эшләгәнен карап тормадым, укымадым, сорашмадым, лаеклы ялга чыккач, моның серенә пешереп карый-карый, үзлегемнән төшендем", -ди. Танылган пешекчеләр турында сөйләгәндә еш кына аларның көчле интуициясен искә алалар. Ягъни, технологияне яки аш әзерләү тәртибен яхшы белү генә җитми, эчке бер тоемлау кирәк. Гөлсәрия ханым да рецепт буенча түгел, һәр нәрсәне чама белән салам, ди. Дөрес, пешергәндә плитә яныннан китмичә, карап кына торырга, башкача әйткәндә, "биеп" торырга кирәк.

Реклама

Шуңадырмы, узган елны авылдашлары өчен үткәргән мастер-класстагылар - авыл апалары да мактый аның эшен, күпләр аннан өйрәнеп, үзләре пешерә башлаган. "Аулак өй" телевизион тапшыруына да фольклор төркеме белән бергә күчтәнәч булып аның чәк-чәге бара. Никах, туйларга пешерергә сорап килүчеләр дә күп. "Мондый бәйрәмнәргә әзерләгәндә һәрвакыт "чәк-чәгемне ашаган кеше бәхетле булсын, озын гомерле, мәхәббәтле булсын", дип телим. Һәрвакыт бер төрле пешерсәм дә, уңмаган чаклар була. Начарга юрамыйм, оны искергәндер, дип, икенче кабат пешерәм" ди ул.

" Йомырканы бозлап катырам, аннары алып, җебетәм, туглыйм, әз генә чәй содасы, бер чеметем тоз өстим дә камыр басам. Төш пешерәсе май кызу түгел, җылымса гына булырга тиеш. Төшне болгатып торам, кызара башлагач, катып киткәнче алам. Аннары бал белән шикәрне бергә кайнатып, тикшерәм. Әгәр ике төш арасына тамызгач, җеп булып сузылса, бал әзер, дигән сүз. Аннары инде матур итеп тезәм",- дип, ике көнлек эшен ике минутта җиңел-җайлы гына сөйләп бирә оста.

Гөлсәрия Шәйхразиева фикеренчә, аш-суга һәвәслеккә ия булу, тәмле итеп пешеренеп, үз гаиләсен, якыннарын сыйлау - хатын-кызның төп бурычы. Ә инде һәр ризыкны, шул исәптән чәк-чәкне дә тәмле итеп пешерүнең сере - "Бисмилла" әйтеп, күңел җылыңны кушып әзерләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X