Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының берләштерелгән халык җыенында көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде

Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының берләштерелгән халык җыены бик тә күңелле мизгелләр белән башланып китте. Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев район башлыгы Васил Хаҗиевка сүз биргәннән соң, ул сәхнәгә 55 ел бергә матур гомер кичергән парлар - Бакчасарай авылында яшәүче Венера һәм Рафис Фахретдиновларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды....

Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының берләштерелгән халык җыены бик тә күңелле мизгелләр белән башланып китте. Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев район башлыгы Васил Хаҗиевка сүз биргәннән соң, ул сәхнәгә 55 ел бергә матур гомер кичергән парлар - Бакчасарай авылында яшәүче Венера һәм Рафис Фахретдиновларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Халык бу тырыш, соклангыч парларны көчле алкышларга күмде.

Аннары, район җитәкче аерым-аерым тормыш-көнкүреш һәм көнкадак мәсьәләләргә тукталды.

- Халыкны иң борчыган мәсьәлә - киләчәк! Бүгенге көндә район экономикасы, халыкның тормыш-көнкүреше яхшы күрсәткечләр белән алгы юнәлешкә таба атлый. Безнең хезмәтнең нәтиҗәсен нигездә авыл хуҗалыгы күрсәткечләре бәяли. Бүгенге көндә урып-җыю эшләре яхшы гына бара. Әлегә район буенча күрсәткеч гектарынан уртача 28 центнер тәшкил итә. Ит җитештерү буенча республика җитештергән продукциянең 54 проценты бездә җитештерелә. Бу әлбәттә "Кама Беконы" һәм "Чаллы Бройлеры" җавапчылыгы чикләнгән җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыкларының рентабельле эшләү нәтиҗәсе. Әмма ни кызганыч, ишле көтү чыккан авыл җирлекләрендә елдан-ел мөгезле эре терлекләр саны кими,-диде ул чыгышында.

Реклама

Васил Хаҗиев шулай ук торак-коммуналь төзелеше, юл-транспорт, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, эшмәкәрлек, мәдәният өлкәсендәге җитди проблемаларга да тукталды. Бу юнәлешләрдә районда алып барылган эшләрнең нәтиҗәләре белән таныштырып үтте, киләчәккә куелган планнар белән уртаклашты.

- Биклән - җыр-моң, бию төбәге, шуңа да халык бик теләп йөргән мәдәният учагын кичекмәстән ремонтлап, аның сәхнәләрен, бинасын төзекләндерергә кирәк. Әлбәттә бу күп чыгымнар сорый, әмма халыкның ялын оештыру да матур киләчәккә омтылуыбызның бер мөһим юнәлеше,- диде ул.

Җитәкченең бу изге, матур теләкләрен алкышлагандай сәхнәгә дәррәү Бикләннең "Хәтфә" фольклор ансамбле килеп чыкты. Берсенән-берсе матур элекке көйләрне тыңлап ял итте халык. Мирза Гыймадиев, Рүзилә Костина, Рәдиф Сираев, Лилия Сәхбиева һәм Рәйсә Ганиеваларның моңлы, аңәһле тавышлары һәркемнең җанына шифа булып иңде, сүнмәс нур булып урын алды. Эшлекле дә, шул ук вакытта тәмле рухи азыклы да булды бу очрашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев