Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхет рецептлары

Вакыйгалар үстерелешенең иң начар вариантына әзер бул, әгәр дә ул чынга ашса, бу синең өчен тетрәндергеч булмас. Начар фикер, ниятләрдән саклан. Ачуланма. Кичерергә, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күрсәтергә өйрән, гомер кыска ул - онытма шуны. Сиңа килгән шатлык китәр дип борчылма, сиңа килмәгән кайгы тәрәзәңне шакыр дип курыкма - Аллаһка өметлән. Чебеннән...

Вакыйгалар үстерелешенең иң начар вариантына әзер бул, әгәр дә ул чынга ашса, бу синең өчен тетрәндергеч булмас.
Начар фикер, ниятләрдән саклан.
Ачуланма. Кичерергә, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күрсәтергә өйрән, гомер кыска ул - онытма шуны.
Сиңа килгән шатлык китәр дип борчылма, сиңа килмәгән кайгы тәрәзәңне шакыр дип курыкма - Аллаһка өметлән.
Чебеннән фил ясама, авырлыкның күләмен арттырма.
Иман һәм игелекле эш-гамәлләр - бәхеткә ачкыч ул, аңа ия булырга тырыш.
Яңа белем ал, күбрәк укы, шулай гына син кайгыларыңнан арына аласың.
Тәүбәңне яңартып тор, ә гөнаһ кылудан саклан, чөнки ул яшәүне агулый.
Ешрак Коръән укы; укыганда, аның аятьләре турында уйлан, Аллаһка зикер ит.
Кешеләргә игелек кыл - үзеңне бәхетле тоярсың.
Тәвәккәл бул, тәвәккәллек шатлык һәм үз-үзеңә ышаныч бирә, бәхетле булырга ярдәм итә.
Йөрәгеңне ачудан, нәфрәттән, саранлыктан арындыр.
Бар нәрсәдә артыклыктан саклан - ризыкта, кешеләр белән аралашуда, сүздә һәм эш-гамәлләрдә. Артык йөк юлчыга авырлык кына китерә.
Бүгенге көн белән яшә, үткән һәм киләчәк турында уйлап, вакытыңны сарыф итмә.
Хезмәт һәм файдалы эшчәнлек борчу, мәшәкатьләрне оныттырыр.
Күкләр җиргә ишелеп төшәр дә, дөньяны зур туфан яулап алыр дип, минут саен көтмә. Бел, һәр нәрсәнең үз вакыты: син тарырга тиешле вакыйга сине урап үтмәячәк, ә ишелергә тиеш булмаган нәрсә ишелмәячәк, борчылырга сәбәп юк.
Гади яшәү рәвеше алып бар, артык муллыктан саклан, чөнки дөнья нигъмәтенең артыклыгы тулысынча сине биләп ала, ә тән иркәлеге җанга җәза бит ул.
Аллаһ Раббыбыз сиңа биргән барлык бәрәкәтне юлыңда очраган сынаулар белән чагыштыр. Шулвакыт аңларсың: синең югалтуларың түгел, ә табыш, казанышларың күбрәк бит.
Әгәр сиңа моңсу икән, үзеңә һәм башкаларга файда китерерлек бер хезмәт турында уйла һәм шул эшкә башың белән чум.
Гает әл-Карныйның "Кайгырма" китабыннан.
https://vk.com/tatardin?w=wall-88054251_341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев