Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Тукай районы мөселманнары өчен изге Бәраәт кичәсе

Бүген кояш баегач, 1 июньнән 2 июнь төненә каршы мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Киләчәк бер ел эчендә бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер. Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә...

Бүген кояш баегач, 1 июньнән 2 июнь төненә каршы мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Киләчәк бер ел эчендә бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер.

Реклама

Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә ия. Чөнки бу көнне кешенең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясала, киләсе елга язмышы билгеләнә. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер.Бу кичәдә өч мәртәбә «Йәсин» сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә «Йәсин» сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә «Йәсин» укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр.Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәлөр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. Бу кичә - мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфәгать бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендө Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау, химая) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.Әлеге көнне мөселманнар ураза тотып, намаз, Коръән укып, саваплы гамәлләр кылып үткәрергә тырыша. Бүген гөнаһлардан тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләдән теләкләр сорау өчен дә иң кулай көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X