Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр сынатмады

19-22 октябрьдә Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә Россия күләмендә беренче тапкыр уза торган «Сәламәтлек сессиясе» профилактик слетында безнең район балалары катнашып кына калмады, җиңеп тә чыктылар.

Слетта Татарстан Республикасыннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән килгән волонтерлар, ирекле ярдәм күрсәтүчеләр бар иде. Слет барышында катнашучылар тәҗрибәләре белән уртаклашты, «Сәламәтлек сессиясе» проекты турында күбрәк белделәр, үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр.

Әлеге регионара слетта активистлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә, шулай ук психоактив матдәләрне кулланмау профилактикасы эшләрен күбрәк башкарырга, яшьләр белән төрле чаралар үткәрергә кирәклегенә басым ясады. Слетны оештыручылар ТРның ирекле ярдәм күрсәтү үсеш центры, Татарстан Республикасының Яшьләр һәм спорт министрлыгы булды.

Слет кысаларында «Иң яхшы ирекле ярдәм күрсәтүчеләр» һәм «Иң яхшы ирекле ярдәм күрсәтүче берләшмә» бәйгеләре үтте. Катнашучылар үзләренең шәһәр һәм авылларында профилактик проектларны гамәлгә ашыру өчен мини-грантларга дәгъва кылдылар.

Безнең районнан әлеге слетта Яңа поселогы мәктәбенең «Хыялчылар» ирекле ярдәм күрсәтүче берләшмәсенең X сыйныф укучылары Сөмбел Хөсәинова белән Фәрит Җиһангиров катнашты. Алар, ныклы эзерлек үтеп, үзләренең «Гомер бәясе» дип аталган проектларына кыска метражлы фильм төшерү өчен көрәштеләр. Бу проектның нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә начар гадәтләрне булдырмау, спорт белән шөгыльләнә башлауга олы этәргеч ясау ярылып тора. Сөмбел белән Фәрит «Иң яхшы ирекле ярдәм күрсәтүче берләшмә» номинациясендә җиңү яуладылар һәм 20 мең күләмендә грант оттылар. Яшүсмерләр үзләренең фикерләрен һәм районыбыз данын тиешле дәрәҗәдә яклап чыга алды. Аларга «Булдырдыгыз! Афәрин!» диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев