Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең тук, уенчак балачакны сугыш урлады

Мин сугыш беткән елда укырга кердем. Һич онытасым юк: өстемдә терсәге ямалган сатин күлмәк, яланаяк, аның каравы башка балалар китап-дәфтәрләрен (дәфтәрләр дигәне бик эләкмәде, булса берәү ул, ә дүрттә, бишенчедә укучылар иске китап юллары арасына яза) җилкә аша кия торган киндер букчага салганнар, ә миңа абыем (үзе дә дүртенчедә генә...

Мин сугыш беткән елда укырга кердем. Һич онытасым юк: өстемдә терсәге ямалган сатин күлмәк, яланаяк, аның каравы башка балалар китап-дәфтәрләрен (дәфтәрләр дигәне бик эләкмәде, булса берәү ул, ә дүрттә, бишенчедә укучылар иске китап юллары арасына яза) җилкә аша кия торган киндер букчага салганнар, ә миңа абыем (үзе дә дүртенчедә генә укый әле) өй чормасыннан сугышка кадәр меңгереп куелган фанера чемоданны алып төшеп, такта сумка ясап бирде. Ул уку башлануын яскынып көтүләр, парта артына утырулар хәерчелектән, авыр эштән туйган без балаларга куанычлы бер вакыйга иде. Сыйныфта күбебезнең әтиләре яу кырында башын салган, барыбыз да ябык, йончу. Кая инде ул беренче сыйныфка әнкәйләр озата килү...

«Мәктәпкә соңга калма, кызым, абыеңа ияреп бар. Казанда бәрәңге пешкән, суынганчы торып ашагыз», - дип таң белән эшкә чыгып китте бахыр. Мәрхүмкәем баштан сыйпый иде дә: «Үсеп, кул арасына да керә башларсыз Ходай кушса, илләр дә рәтләнер, тын алыр. Әле күкрәккә терәп, ипекәй кисеп ашар көннәр килер», - дия иде.

Чыршы бәйрәме турында ишетеп кенә белә идем, быел инде үзебез катнашачакбыз. Ул Яңа елны, Кыш бабайны ашкынып көтүләр... Бер көнне укытучыбыз Галия апа: «Балалар, һәркайсыгыз иртәгә пешкән ике бәрәңге алып килегез, кәгазьдән Кыш бабайга кап ясыйбыз», - диде һәм икенче көнне иске, калын китап күтәреп килеп керде. Апага берничә бишенче сыйныф укучысы да ияргән иде. Алар безгә кап ясаша булып чыкты. Бәрәңге сылап, ике битне бер-берсенә ябыштырдык. Аннары кап ясадык. Апа санап чыкты - 28 кап.

Сыйныфыбыз белән чыршылы залга керү, Кыш бабайны көтүләр әле хәзер дә бәгыремне актарып исемә төшә. Хикмәт шунда: Галия апа җыр, биюләр әзерләргә, шигырь өйрәнергә кушты, Кыш бабайның балаларны бик яратуын, юмарт булуын, күчтәнәчләр бирәчәген дә әйтте. Безгә, ач балаларга, күчтәнәч дигәне бик тансык иде. Ишектән Кыш бабай күренүгә, аркасында саллы гына капчыгына күз төште һәм һич кенә дә күзне шуннан алып булмый. Ниһаять, Галия апа:

Реклама

- Балалар, Кыш бабайга һөнәрләрегезне күрсәтегез әле, әнә, күчтәнәч тә алып килгән, - дип куйды. Анысыннан күптән күз ала алмыйбыз инде, һөнәр күрсәтергә кирәк бит. Мин биергә ярата идем. Абыемнан калган олтанлы итекне салып куйдым да, ак йон оекбаштан биергә тотындым, бабакай хуплап тора. Үзем биим, ә күзне һич теге капчыктан алып булмый. Беркемнең дә күчтәнәчсез каласы килми. Чабаталарын бер кырыйга салып куеп, башка кызлар-малайлар да чыршы әйләнеп биергә тотынды. Бәйрәм онытылмаслык күңелле булды. Ниһаять, Кыш бабай күчтәнәчләр тарата башлады. Теге көнне без китап битеннән ясаган капка 4 прәннек, 8 тышсыз түгәрәк конфет салынган иде. Ул күчтәнәчкә сөенүләр, ашамыйча түзүләр... Өйдәгеләрне дә шатландырырга кирәк бит, без дүрт бала. Күчтәнәчне өйдә тигезләп бүлештек, инәкигә дә калдырдык. Аның эштән кайтуын, күчтәнәчкә сөенүен күрәсе килә. Боз каткан тәрәзәне өреп эретеп, чиратлашып аның кайтуын көтүләр... Юк, онытырлык түгел ул көннәр.

Бүген оныкларымның бәйрәм иртәләренә баргач, күз яшемне тыя алмыйм. Өс-башлары, инәки әйтмешли, чук кебек. Сәләтле алар, көр күңелле. Тамаклары тук, үзләре шаяннар, берсеннән-берсе кыю. Алар өчен сөенүдән елыйм мин.

Яңа ел бәйрәмнәрендә балаларга, өстәл тутырып, Кыш бабай күчтәнәче алып кайтабыз, ул ай буена җитә. Нинди генә тәмлүшкәләр юк анда! Ә менә ачтан тилмергән бала чагымда безнең Кыш бабай биргән теге алсу прәннекнең тәмен бүген дә тойгандай булам. Китаптан ясалган кап, сугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме, бала чагымның моңсу истәлеге булып, гомерем буе озата килә. Яңа ел бәйрәме җиткән саен балаларыма, оныкларыма да сөйлим. Елый-елый бүгенге ризыклы өстәлебезгә шөкер кылам, илебезгә иминлек, кешеләр күңеленә миһербанлык телим.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Захидэ АПА ,безнен энкэйдэ сойти балачагын тынлананда кунеллэр тула.

    2
    X