Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең авыл хәбәрчесе» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле!

«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан иткән иде. Безгә авыллардан бик күп кызыклы язмалар, матур хәбәрләр килеп торды. Гади хезмәт кешесе, данлы гомер юлын үткән ветераннар турында да хәбәрчеләребездән язмалар алдык. Шттаттан тыш корреспондентларының язмалары газетабыз битләрендә урын алды, укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.  Бәйгедә катнашкан барлык хәбәрчеләребезгә рәхмәт әйтәбез, киләчәктә дә әле мондый иҗадый конкурслар булачак, дип ышандырабыз.

Инде җиңүчеләрне атыйк, беренче урынны Кнәзево авыл җирлегеннән даими язып торучы, тынгысыз җан, күп санлы хәбәрләре белән безне, укучыларыбызны сөендереп торган Тамара Тузеевага бирәбез.Икенче урында үзенең гыйбрәтле дә, кызыклы да язмалары белән газетабызны баетучы Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхнурова.
Өченче мактаулы урынны актив хәбәрчебез, Куады авылыннан Лилия Гайсинага бирәбез. Аның авыл тормышы, булган очрашулар, кичәләр хакындагы язмалары, хәбәрләре игътибарга лаек.
Җиңүчеләрне 27 май көнне редакциябездә 10.00 сәгаттә бүләкләү тантанасында көтәбез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X