«Безне аңлаучы, һәр башлангычны хуплап кабул итүче бар»
Алдынгылар слетында шәхси хуҗалыкларында күпләп мөгезле эре терлек асраучы һәм алардан күпләп сөт савучы гаиләләр саву аппаратлары белән бүләкләнгән иде. Иске Абдул авылыннан Гариповлар – шундыйларның берсе.
Роза һәм Равис Гариповлар Мерәс авылында 1976 елдан яшиләр. «Гомер буе мал тоттык», – ди гаилә башлыгы Равис Муллахмәтович. Гариповлар биш бала үстергән. Ишле гаилә ел дәвамында ит, сөт продуктларына кытлык күрми яшәгән.
Төпчек уллары Рузил шәһәрдә бәхет эзләмәскә, туган йортында калырга һәм әти-әнисенең эшен дәвам итәргә карар итә. Хатыны Фирүзә дә хезмәт сөючән булып чыга. Бүген өлкән буынга лаеклы алмаш бар. «Бөтен хуҗалыкны улым белән килен алып бара», – ди Роза Гыйффәтовна.
Хужалыкта бүген 10 савым сыер, 2 үгез, 7 бозау, 35 сарык һәм бер дистәдән артык умарта бар. «Көн-төн маллар янәшәсендә кайнашабыз», – диләр Рузил белән Фирүзә. Хуҗалыкта сыерлар бәйдә тормыйлар, көн дәвамында һавада йөриләр.
Моңа кадәр ун сыерны бер аппарат белән сауганнар. «Аппарат бик иске иде. Беребез аппарат кулланса, эшне тиз тотар өчен, икенчебез кул белән сава тора иде», – диләр Гариповлар.
Алдынгылар слетында бүләк ителгән аппарат белән эшләү бермә-бер җиңеләйгән. «Хәзер саву процессы бер сәгать кенә вакытны ала», – диләр алар. Кыйммәтле бүләк фермерларны бик куандырган. «Гади эш кешесен моңа кадәр болай зурлаганны күргән юк иде әле», – дип өстиләр.
Гариповлар көненә 160 килограмм сөт савалар. Мерәс авылында халыктан сөтне шәхси эшмәкәр җыя. «Сөтнең бер литрын 16 сум 50 тиеннән тапшырабыз», – диләр Гариповлар. Әлегә ташланган ике сыерлары бар. Алар бозаулагач, сөт күләме тагын артыр дип көтәләр.
Фермерлар җәй айларында печән әзерли, уллары Рәзил люцерна белән тәэмин итә. «Фуражны сатып алабыз», – ди гаилә башлыгы Равис Муллахмәтович. Гариповларның Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта арендада пай җирләре бар. «Аренда өчен вакытында түлиләр, бер тоткарлык та юк. Моңа өстәп, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин һәрдаим терлек азыгы белән ярдәм итә», – диләр алар.
– Республика программасында катнашып, мини-ферма төзедек. Мал башы санын арттырдык. Һәм бу күрсәткеч – чик түгел. Һәр башлангычны хуплап кабул итүче, һәрдаим булышлык күрсәтүче район җитәкчелеге бар. Фермерларга дәүләт ярдәм иткәндә һәм җитәкчелек тарафыннан аңлау булганда эшләргә була», – диләр алар.
Яшь гаилә үзенең киләчәген авыл хуҗалыгы тармагында гына күрә. Авылда үз йортың белән яшәүгә, үз бакчаңда үстергән яшелчәне ашауга ни җитә! Аллаһыга шөкер, ел әйләнәсе өстәлдә экологик яктан чиста сөт, ит тора. Ә иң мөһиме – тотрыклылык бар», – ди Рузил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев