Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә туры юл кирәк

«Якты юл» газетасы редакциясенә Аулаш авылында яшәүче Егор Катков мөрәҗәгать итте. «Авыл халкы зиратка баручы юлда рельслар аша чыгу урыны ясауны көтә. Бу «сакаллы» проблема кайчан хәл ителер?» – дигән ул.

Әйтергә кирәк, редакция әлеге проблема турында күптәннән хәбәрдар. Әлеге сорау белән Аулаш халкы имзалар куеп, район һәм Куйбышев тимер юлы – «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелекләренә, район прокуратурасына күпләгән хатлар юллады. Бүген дә көчле фикер алышулар тынмый. 
Зират авылдан өч километр ераклыкта урнашкан. Ул моннан 100 ел элек керәшен авылы Аулаш һәм татар авылы Кәрәкәс арасындагы болында булдырылган. 
Авыл старостасы Римма Борисова тимер юл кичүенең 1955 елда төзелгән булуын искә алды. Әмма 2001 елда әлеге юл аша чыгу урыны сүтелгән. Сәбәбе– поездлар үткәндә авария ситуациясе барлыкка килү. Шуннан бирле авыл халкы өчен мәетне җирләү зур проблемага әверелә. Моның өчен алар төрле чаралар эзләргә мәҗбүр. Кемдер машина яллап, 30 чакрым юл урап, Бигеш аэропорты янындагы юлдан йөри. Хәленнән килмәгән кеше, үз гомерен куркыныч астына куеп, тимер юл аша уза. Тимер юлны мәетне күтәреп алып баручылар, кабер казучылар, дин әһелләре, туган-тумачалар узарга мәжбүр. 
Яз, көз, кыш айларында аеруча авыр. Мәетләрне саз ерып яисә карга чумып алып барырга туры килә. Мәрхүмнәрне искә алу көнендә яки башка дини бәйрәмнәрдә туганнарның каберен чистартып, буяп кайту да мәшәкатьләр тудыра.
– Көз көне ике авылдашыбызны җирләдек. Мәетне зиратка машина белән алып барырга хәл иттеләр. Әмма машина батып калды. Аны тарттырырга туры килде. – дип сөйли Венера Елесеева. 
– Зиратта авыл кешесенең берничә буын туганнары, ата-бабалары җирләнгән. 50-60 ел бергә тормыш иткән иптәшен бирегә җирләгәннәр дә бар. Безнең дә бакыйлыкка күчкәч туганнарыбыз белән янәшәдә ятасы килә. Бу проблема кешелек кыйммәтләрен санламау, дин тотучыларның хисләрен хөрмәт итмәү, – ди авыл активисты Евдокия Асафова. Район башлыгы Фаил Камаев күп елларга сузылган әлеге проблеманы хәл итү ягында. Ул аулашлыларның мәнфәгатьләрен яклап, Мәскәүгә «Россия тимер юллары» ААҖ җитәкчесенең урынбасары Анатолий Чабунинга да барды. Әлеге ведомство ягыннан да аңлау бар, тимер юл кичүне төзергә була. Әмма аларның проекты таләпләре буенча ике торак пункт – Бакчасарай белән Аулашны тоташтыручы юл булырга тиеш. Билгеле, яңа юл төзелеше финанс чыгымнары сорый. 2020 елда ул район планына кермәгән. Тик ел дәвамында әлеге проблеманы хәл итү юлларын өйрәнү дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев