Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә бездә Яңа ел бәйрәме!

Быел районкүләм Яңа ел бәйрәме – Чыршы ачу тантанасы тагын да киңрәк колач белән үтте. Район чыршысы яңа урында – Яңа поселогында бизәлгән иде. Чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре вәкилләре һәм теләгән барлык район халкы катнашты.  

Бәйрәм урыны юкка гына Яңа поселогында сайланмаган: биредә килгән кунаклар өчен барлык күңел ачу шартлары тудырылган. Якында гына чаңгы базасы. Теләүчеләр шугалакта йөрде, тауда шуды.  
Чыршы яны да әкият-тәгедәй матур иде. Боздан ясалган, төрле төстәге гирляндалар белән яктыртылган зодиак билгеләре күз явын ала, чыршы төрле утлардан җем-җем итә. Шәһәрдәге Яңа ел мәйданчыгыннан бер дә ким түгел.  Бәйрәм тамашасына килгән балалар өчен боз таучыгы, лабиринт төзелгән, шунда ук карусель дә эшли. Сәхнә шулай ук ерактан балкып тора. 
Өчәрләп җигелгән атларда Кыш Бабай белән Кар кызы чыршы әйләнә. Аның артыннан Кыш Бабай булып киенгән чаңгычылар... Аннары сәхнә алдына карнавал костюмнары киеп килгән авыл җирлекләре вәкилләре чыга. 
Район мәдәният хезмәт-кәрләре театрлаштырылган тамаша әзерләгәннәр иде. Ел символлары белән бергәләп алар бәйрәмгә килгән халыкка яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чара районның иҗат коллективлары чыгышы, хәрәкәтле уеннар, чыршы тирәли Яңа ел җырлары белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары уеннарда актив катнаштылар, балалар дөяләрдә, пони атларына җигелгән чаналарда йөрделәр.
Тукайлыларны һәм килгән кунакларны район башлыгы Фаил Камаев котлады. 
– 2020 ел җиңел булмады. Ләкин тукайлылар сынатмады. Район икътисады, Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән кала, республикада өченче баскычта тора. Ел барышында без республика программаларында актив катнашып һәм президентыбызның саллы ярдәме белән 1 млрд 700 млн сумлык эш башкардык. Район халкының яшәү шартларын яхшырту, эш белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. Социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, юллар салына, авыллар су, газ белән тәэмин ителә. Әйдәгез, бергәләп хезмәт куйыйк, әле планнарыбыз зур, – диде ул. 
Район башлыгы әлеге мәйданчыкны төзүгә, бизәүгә зур өлеш керткән предприятие-оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырды. 
Аннары «Тылсымлы кыш» бәйгесе җиңүчеләренә һәм Кыш Бабай призына үткәрелгән чаңгы ярышында катнашучыларга бүләкләрен бирде.
Аннары Кыш Бабай һәм Кар Кызы чыршы утларын кабызды, күкне бәйрәм салюты яктыртты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев