Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без – «Тамчы» төркеме, танышыйк әле!

Табигать ул - сихри көч. Ул үзенә тартып, җәлеп итеп тора. Тик ни кызганыч, бүген безне табигать ярдәм сорап үзенә чакыра. Иштирәк авылыбыз янында аккан «үле» елга, көннән-көн якынайган заводлар, шул заводлар аркасында җир йөзеннән юкка чыккан күрше Мартыш авылы безне, яшь буынны, уйландырырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, без читтә калмыйбыз,...

Табигать ул - сихри көч. Ул үзенә тартып, җәлеп итеп тора. Тик ни кызганыч, бүген безне табигать ярдәм сорап үзенә чакыра. Иштирәк авылыбыз янында аккан «үле» елга, көннән-көн якынайган заводлар, шул заводлар аркасында җир йөзеннән юкка чыккан күрше Мартыш авылы безне, яшь буынны, уйландырырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, без читтә калмыйбыз, безгә юнәлеш биргән апалар җитәкчелеге астында төрле эшләр башкарабыз. Мәсәлән, безнең яраткан Ишкәй күле кырыен җыештыру, безнең традициягә кергән. Агачлар утырту, сыерчык оялары ясап элү, экологиягә кагылышлы рәсем конкурсларында катнашу, экологик агитбригада - яратып башкара торган эшләребез. Бәлкем, без бик зур эш тә эшләмибездер, әмма безнең апалар әйтүенчә: «Без дөньяга булдыра алганча үз өлешебезне кертергә тиеш». Җирлегебездә балалар күп түгел, мәктәптә дә бары 32 бала белем ала. Ә юнәлешләр бик күп! Безгә җырда да, биюдә дә, фольклорда да, театрда да, рәсемдә дә артка калмаска кирәк. Шуңа күрә безнең башка уңышларыбызны күрсәгез, шаккатмагыз, - дигән сүзебез.

Түгәрәгебезнең исеме «Тамчы» дип атала. Тамчы да тама тама диңгез була диләр, без дә бер заман үзебезнең эшләребез белән дан казанырбыз әле.

Реклама

Иштирәк авылы мәдәният йортына караган «Тамчы» түгәрәге балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X