Якты юл
  • Рус Тат
  • Без Илһамлы һәм Зөһрәле яктан

    16 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган авылы Яңа Бүләктә кунак булды. 

    Әле алдагы көнне чиләкләп яңгыр койган булса да, кунаклар бирегә киләсе көнне чалт аяз, кояшлы иде. Гүя бөек җырчының кабатланмас моңын мәңгелеккә отып калган яшел бишеге – урман-кырлар кочагына сыенып утырган туган ягы үз улын хөрмәтләп килгәннәрне шулай эчкерсез елмаеп сәламләде.
    Трассадан Яңа Бүләккә борылып кергәндә үк кунакларны «Илһам Шакиров туган төбәк» дигән сүзләр язылган, яңартылган стелла каршылый. Аннан кунакларга җырчының ерак гасырларга төбәлгән уйчан карашы бага. Әйе, шушы язу гына да бу җирлектә ни дәрәҗәдә тыйнак, ләкин кирәк чакта күңелендәгесен үз гамәле, тырышлыгы һәм чырышлыгы белән әйтеп бирә ала торган халык яшәвен искәртә кебек. 
    Автобустан төшкән ак калфаклы ике апаның бөек җырчы турында үзара гәпләшкәне колакка чалынды: «Илһамны еш кына Мөслим Магомаев белән чагыштыралар. Алар бит икесе дә Советлар Союзын аркылыга-буйга айкап чыккан, икесе дә төрле кыйтгаларны төрки халкыбызның борынгыдан мирас булып килгән тирән моңы белән сугарган легендар шәхесләр», – диде берсе. «Әйе, хак булса, Илһамга «СССРның халык артисты» исеме бирелергә тиешлеге хакындагы карар илбашының өстәлендә калган, диләр. Хәер, исемгә карап кына берни дә үзгәрми: Илһам Шакиров – татарның бөек җырчысы! Аның язмышы да милләтебез язмышына аваздаш...» – дип җөпләде икенчесе. 
    Кунаклар Илһам Шакиров иҗат йортының ишегалдына уздылар. Артистлар яңа төзекләндерелгән иҗат йорты балконыннан Илһам Шакиров репертуарындагы гаҗәеп моңлы җырларны башкарып сәламләделәр. Илһам Гыйльметдин улының тормыш һәм иҗат юлын чагылдыручы музей экспонатлары белән таныштыру җырчыны якыннан белгән шәхесләрнең истәлекләре һәм шушы якның талантлы җырчылары башкарган әсәрләр белән үрелеп барды. Әлеге чарага кунак булып Илһам Шакировның Зәй районында яшәүче бертуганы Зәйнәп апа да чакырылган иде. Ак калфаклылар инде туксан яшен тутырган Зәйнәп апаның хатирәләрен аеруча кызыксынып тыңладылар. Музейның эчке бизәлеше, экспозициясе гаҗәеп матур һәм уйлап эшләнелгән. Киләчәктә әлеге музей яңадан-яңа экспонатлар белән тулыланыр, шундый зәвыклы бинага һәрдаим мәдәният һәм сәнгать югары уку йортлары студентлары, җырчылар һәм сәнгатькәрләр килеп йөрер дип ышанасы килә. 
    Әлбәттә, Тукай районында Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча шундый эшләр башкарылуы зур куаныч. Бу эшләрнең тагын да дәвамлы һәм тагын да зуррак масштабта алып барылачагын Чаллыдагы Сарман якташлар җәмгыяте рәисе Алмаз Ишморатов та куәтләде. Ул әлеге чарага бүләк итеп Илһам абыйның бронзадан ясалган сынын алып килгән иде. 
    «Бу сын минем шәхси идея буенча эшләнде. Күргәнегезчә, скульптура әллә ни зур түгел. Ләкин без якын киләчәктә Чаллы шәһәрендә менә шундый һәйкәл ачарга дигән хыял белән янып яшибез. Әлегә спонсорлар эзлибез. Бераз акча да җыя башладык инде. Хәзерге заманда һәйкәл ясау очсыз түгел, үзегез беләсез. Бәлки киләсе елга, Илһам абыйның 85 еллыгына, һәйкәл кую насыйп булыр», – дип таныштырды ул үзенең изге нияте белән. 
    Әлеге чарага мәртәбәле кунак буларак чакырылган мәшһүр җырчыбыз, Салих-Тукай авылы кызы Зөһрә Сәхәбиева Илһам Шакиров музее белән танышкач туган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты: 
    «Илһам абыйның мәңгелеккә күчкәнен акыл белән аңласак та, минем өчен ул һаман исән кебек, ул һаман безнең беләндер төсле. Бигрәк тә Яңа Бүләк авылын, аның якташларын, музеен, туган нигезен күргәч, бик нык дулкынландым. Менә Зәйнәп апа белән, тагын апасының кызы белән очраштык. Алар күңелгә бигрәк тә якын. 
    Биредә безнең яктан чыккан җырчылар җырлады. Безнең як халкының холкы шундый: алар эшчән, талантлы, алардан табиблар, җырчылар, язучылар, нинди генә һөнәр иясе булмасын, данлыклы шәхесләр чыга. Әмма безнең як күкрәк кагып кычкырып йөрми. Чаллы төбәге халкы холкындагы төп үзенчәлек – күңел гамьлелеге, моңлылыгы һәм мәгънәле булуларында. 
    Аллага шөкер, туган нигезебез исән. Безнең Салих-Тукай авылында хәзерге көндә өч кенә өй калды. Шуның берсе – безнеке. КАМАЗ төзелеше башлангач, күпләр шунда эшкә китте. Минем әти күчеп китмәде, төп нигезебезне саклады. Болай да кечкенә авыл иде ул. Яңа Бүләк кебек урман эчендә урнашкан, әмма күпкә бәләкәйрәк. Без гаиләдә биш кыз, инде олыгая барабыз. Туган нигезне карадык, тәрбияләдек тә, саттык. Шуңа да сөенәбез – яхшы кешеләр туры килде, мөселманнар. Нигезебез догалы. Минем әти белән әни дини кешеләр иде. Шуңа күрә дә намаз укылган нигезебезне теләсә кемгә калдырасыбыз килмәде. 
    Төрле җирләргә сибелгән татар халкы, бөтенесен булмаса да, башка районнарны белә. Ә Тукай районы дигәч, еш кына Арча ягы дип аңлыйлар. Бүген күңелем шуннан да тулып йөри: әле үз туган төбәгемнең никадәр борынгы бай тарихы барлыгын белмәгәнмен икән. Тукай районы хакында зур белем туплап йөрдем. 
    Монда килгән бөтен «Ак калфак» оешмасы вәкилләрен кабул иткән, аларны милли һәм рухи байлыгыбыз белән якыннан таныштыру мөмкинлеге тудырган якташларыма зур рәхмәт. Кунакларыбыз барысы да шушындый нечкә, рәхмәтле хисләр кичереп йөри», – диде Зөһрә ханым.
    Соңрак кунакларга «Илһам чишмәсе»ндә кер чайкау йоласы күрсәтелде. Алар чишмәнең тешләрне камаштырырлык салкын, саф суын эчтеләр, самоварда кайнаган чәй һәм кайнар коймак белән сыйландылар. 

    Фидаил МӘҖИТОВ. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: