Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бәтке коммуналь челтәрләре»: район торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында егерме ел

Моннан нәкъ егерме ел элек, 1995 елның 1 октябрендә, районда коммуналь хезмәт күрсәтүче беренче оешма барлыкка килә. Шушы көннән Тукай районында торак-коммуналь хуҗалыгына нигез салына. Яңа оешкан предприятиегә район торак-коммуналь хуҗалыгының Бәтке күптармаклы җитештерү предприятиесе дип исем бирәләр. Аны җитәкләүне «Ворошиловский» совхозының баш инженеры-җылылык буенча технигы Григорий Петровка ышанып тапшыралар.

Предприятие өчен егерме елның һәр көне тарихта үз эзен калдырган. Эшли башлаган чорда торак-коммуналь хуҗалыгы составына 46 йорт, сыек ягулык белән эшләүче дүрт котельный, җылылык, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре керә. Предприятие оешканнан соң бер ел дигәндә Бәткедә югары куәтле газ котельные эшли башлый. Шул ук вакытта җылылык челтәрләренә реконструкция ясау өчен проект эшләре алып барыла. Ике-өч елдан суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү буенча да проект эшләре башлана. Аннары предприятие күпфатирлы торак йортларның тышын, түбәсен һәм эчке коммуникацияләрен ремонтлау эшенә керешә.

2005 елның җәендә оешма Круглое Поле станциясе котельныен да үз балансына ала. Әлеге тузган котельный урынында бер җәй эчендә яңа газ котельные сафка баса һәм җылыту сезонына кадәр эшләтеп җибәрелә.

Тагын бер елдан Бәтке авылы котельныена да реконструкция ясала, ул чит илдән кайтарылган казаннар, җылыткычлар һәм насослар белән җиһазлана.

2007 елда Бәткедә халыкны күптәннән борчыган тагын бер проблема хәл ителә - халык артезиан коесыннан килгән чиста су эчә башлау бәхетенә ирешә. Бәтке коммуналь предприятиесе суүткәргечне яңарту эшен тулысынча тәмамлый. Оешма хезмәткәрләре 21,5 километр озынлыктагы торбаларны полиэтиленга алмаштыралар, яңа гидрантлар куялар һәм коелар казыйлар.

Ә соңгы елларда исә бу эшләр Круглое Поледа, Мәләкәстә, Бикләндә, Иштирәктә, Иске Җирекледә, Яңа Җирекледә, Калининода, Куаклыда, Кама поселогында, Аулашта, - нигездә, предприятие хезмәт күрсәтүче барлык авылларда башкарыла. Шулай итеп, сигез ел эчендә 120дән артык километрда суүткәргеч челтәрләр алыштырыла һәм яңалары сузыла, яңа гидрантлар куела, коелар казыла. Бу эшләрне башкарып чыгарга оешманың ел саен «Чиста су» республика программасы белән эшләве ярдәм итә.

Егерме ел эчендә предприятиегә кече тармакларга бүленү, башка хуҗалыклар белән берләштерелү, банкротка чыгу, торак-милекчеләр ширкәтләре төзелгәч торак фонды составыннан чыгу кебек процедуралар аша үтәргә, төрле исемнәр астында эшләргә туры килә. «Бәтке коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ дип ул 2007 елдан атала башлый. Бүген исә җәмгыять өч оешмага бүленеп эшли - «Бәтке коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Круглое Поле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ һәм «Тукай су каналы» ҖЧҖ буларак эшчәнлек алып бара. Хәзерге көндә алар районның 12 җирле пунктына хезмәт күрсәтә. Моңа меңләгән йорт хуҗалыгы, социаль, медицина, мәгариф учреждениеләре, хакимият һәм промышленность предприятиеләре керә.

Коллективларда хәзер 80 кеше хезмәт куя. Бәткенең генә түгел, күрше-тирә авылларның да халкын тотрыклы эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итәләр предприятиеләр. Оешмалар хезмәткәрләрен социаль яктан яклый алуы, хезмәт хакын вакытында бирүе белән үзләренә тарта.

Коммуналь хезмәтләрдән кала, оешмалар хәзер төзү, төзекләндерү, юллар, тротуарлар ясау, балалар өчен уен мәйданчыклары ясау, урамнарны яктырту һәм башка шундый бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнә. Ел дәвамында уртача 80 млн сумлык эш башкаралар. Әле күптән түгел генә алар Круглое Поледа куелган модульле фельдшер-акушерлык пунктын тулысынча төзекләндергәннәр, территориядә уңайлыклар тудырганнар. Белоуста һәм Круглое Поледа урамнарны яктырту буенча шактый эш башкарганнар. Бүген шулай ук Круглое Поледа, Кече Шилнәдә, Бикләндә балалар мәйданчыклары төзиләр. Мондый мәйданчыклар өчен элегрәк уен элементларын сатып алсалар, хәзер үз проектларына туры китереп, үзләренең җитештерү базаларында ясый башлаганнар. Бүген җылыту сезонына аяк атларга торган чор - бу яктан да тулысынча хәзерлек күрелгән, предприятие барлык объектларга җылылыкны кушарга әзер.

Григорий Николаевич үзе техник яктан белемле инженер, торак-коммуналь хуҗалыгында компетентлы белгеч. Ул яңа архитектур металл коймалар, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары җитештерү технологияләрен эшләгән, коммуналь торбаүткәргечләр салу буенча заманча алымнар тәкъдим итә, яңа материаллар кертә, ТКХ һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзү һәм реконструкцияләү программаларын эшләүдә актив катнаша.

Егерме еллык юбилейлары көнендә җитәкче барлык хезмәттәшләрен әлеге күркәм дата белән тәбрикли. «Бездә һәр хезмәткәр универсал. Берьюлы әллә ничә төрле эшне башкарырга сәләтлеләр», - ди җитәкче. Инженермы ул, бухгалтермы, котельный операторы яисә трактор йөртүчеме, директор коллективтагыларның һәрберсен уңай яктан гына бәяли. Хезмәткәрләрнең барысына да сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев