Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке авылында Владимир Писаревның рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Владимир Дмитриевич тумышы белән Казан шәһәреннән. Сәнгать көллиятен тәмамлагач, Тукай районына эшкә билгеләнә. Шул көннән башлап, биредә архитектор булып хезмәт итә. Төп эшеннән тыш, сәнгать белән мавыга - натюрмортлар һәм пейзажлар ясый. Бәтке авыл советы бинасында Владимир Писаревның күптән һәм яңа гына ясалган рәсемнәре белән танышып була. Редакциядән: әлеге материалны...

Владимир Дмитриевич тумышы белән Казан шәһәреннән. Сәнгать көллиятен тәмамлагач, Тукай районына эшкә билгеләнә. Шул көннән башлап, биредә архитектор булып хезмәт итә. Төп эшеннән тыш, сәнгать белән мавыга - натюрмортлар һәм пейзажлар ясый. Бәтке авыл советы бинасында Владимир Писаревның күптән һәм яңа гына ясалган рәсемнәре белән танышып була.

Редакциядән: әлеге материалны фотолар белән газетаның рәсми сайтына (http://tukai-rt.ru/) урнаштыргач, Владимир Писаревның рәсемнәре белән соклану белдереп язучылар күп булды.

Наталья: Күргәзмәгә бөтен гаиләбез белән бардык. Рәсемнәр искиткеч матур! Ясалган алмалар чынга охшаган, хәтта тешләп аласы килә.

Лиза: Газетаның мондый талантлы кешеләрне табып, алар турында язуы сөендерә. Владимир Дмитриевич рәсем ясауга бик оста һәм шуның өстенә бик тыйнак кеше. Аның эшләре мине бик куандырды. Аеруча чәчәкләр һәм табигать рәсемнәре ошады.

Румия белән Руслан: Авыл өчен бу бер дә күнегелмәгән хәл. Концертлар, бәйрәмнәр еш була, тик күргәзмәнең булганы юк иде. Рәсемнәрне карадык, илаһи бер ләззәт туплап кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев