Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөерләр өчен иң зарарлы продукт аталды

Еш кына авыру бөерләр үзен ачык симтомнар белән чагылдырмый, дип искәртә белгеч.

 Хәтта сәламәт бөерләрнең дә дошманы — гади тоз, дип сөйләде «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында табиб-нефролог Людмила Артюхина. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч хәзерге җәмгыятьтә фастфуд һәм ярымфабрикатлар, шулай ук тоз салынган продуктларны артык куллану проблемасына игътибар итә.

«Өстәвенә, кешеләрдә тоз кабул итүчәнлек дәрәҗәсе дә югары», — дип ассызыклады Артюхина.

Аның сүзләренә караганда, еш кына бөерләргә бәйле проблемалар булганда авыр симптомнар күренми, шуңа күрә пациентлар еш кына авыруның җитди стадиясендә үк хастаханәгә эләгә.

Артюхина билгеләп үткәнчә, артериаль кан басымына бәйле проблемалар булган очракта, тикшеренергә кирәк.

Ул бөерләр сәламәтлеге өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, дип нәтиҗә ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев