Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бергә укып йөргән гамьсез еллар әйтерсең лә кире кайттылар...

Күзкәй урта мәктәбендә искиткеч җылы мохитле, хис-тойгыларга бай, хатирәләр белән сугарылган кичә булды - моннан 50 ел элек мәктәп тәмамлаган сыйныфташлар очрашты.

Дулкынландыргыч мизгелләр. Чәчләренә бәс кунган ханымнар, гаярь ир-атлар берән-сәрән туган мәктәпләре тирәсенә җыела. Кочаклашып күрешүләр, шатлыклы күз яшьләре, карашларда - гаҗәпләнү дә, чиксез сөенү дә. Ярты гасыр гомер узган бит, еллар үзенекен иткән - үзгәргәннәр инде сыйныфташ малайлар һәм кызлар. Шулай да берсен-берсе таныйлар, шатланып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар - мәктәп яны гөр килә. Әйтерсең лә кичәге укучылар тәнәфескә генә чыкканнар да, звонок булганчы сөйләшеп калырга ашыгалар. Бер мизгелдә барысы да иңнәрендәге елларны алып ташладылар да, кабат укучыларга әйләнделәр дә куйдылар...

Сөйләшүләр мәктәп ашханәсенең мул ризыклы чәй өстәле янында дәвам итте.

- Хуш килдегез, мөхтәрәм укучыларыбыз. Рәхәтләнеп аралашыгыз, сөйләшер сүзләр күп җыелгандыр, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга мәктәп директоры Мирзаян Шәйхәттаров һәм бүгенге мәктәп тормышы белән таныштырып үтте. - Мәктәп матур традицияләрне дәвам иттерә, сез укыгандагы данын сакларга тырышабыз. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча районда беренче урынны алдык. Мондый очрашулар булгалап тора, элеккеге укучыларыбыз онытмыйлар. Сез дә бүгенге кичәгезне онытылмаслык матур итеп үткәрегез, - диде ул.

Очрашу кичәсен гомере буе Калмия авылында китапханәче булып эшләгән Гөлбестан Кәшбелова алып барды.

- Сыйныфташларым, рәхмәт сезгә, барыгыз да кайткансыз, - дип башлады ул сүзен. Дулкынлануы сизелеп тора, хисләр яңарган мизгел шул. - Иң башлап Рафаэль Имамовка рәхмәт әйтик әле, ул җыйды безне туган мәктәбебезгә, очрашуны истәлекле итеп үткәрү өчен күпме тырышлыгын куйды, - диде ул. Аннары сыйныфташларына әзерләгән соравын бирде: «Алфавит буенча сыйныфташларның исемлеген кем санап чыга ала?» Бөтенесе бергә санадылар - онытмаганнар бит.

- Без мәктәпне 27 кеше тәмамладык. Шуларның 18е исән, 9 сыйныйфташыбыз якты дөньяда юк инде, - дип вафат булганнарның исемнәрен атады алып баручы. Аннан бер минут тын калып, аларны искә алдылар. Зал тып-тын. Һәркем уйга чумган. Бу мизгелдә вафат булган сыйныфташларының тәнәфестә парта арасында чабулары, такта алдында җавап бирүләре, кызып-кызып бәхәсләшүләре , йөз-кыяфәтләре кино тасмасыдай күз алларыннан узгандыр...

Аннары сыйныфташларның һәрберсе сыйныф алдында «хисап тотты». Икълимә Һадиева 47 ел Гөлектә балалар укыткан, өч бала үстергән. Сүз уңаенда, араларында укытучы һөнәрен сайлаучылар күп икән. Гөлсәрия Бадыйкова да укытучы. «Яшьлеккә кайтарганыгыз өчен рәхмәт, калган гомеремә җитәрлек көч алдым», - диде ул һәм махсус язып килгән шигырен укыды. Марсель Биктимеровны үзем дә яхшы беләм. Гомер буе бер районда эшләдек - авыл хуҗалыгы тармагында баш инженер иде. Хәзер Күзкәйдә - туган нигезендә яши, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Сыйныфташларына баянда уйнап, үзе язган «Туган як җылысы» җырын бүләк итте. Фәим Галиев та авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, балаларга хезмәт дәресе укыткан, шоферлар әзерләгән. Вәсим Вәлиев - агроном, үсемлекчелек цехы башлыгы булып эшләгән. Хезмәт юлларын Күзкәйдә узган Рәхимә Хәмәтова сәүдә хезмәте ветераны, Дамир Мусин мәктәп балаларына техник белем бирүдә эшләде - 70тән артык тракторчы әзерләгән белгеч ул. Салихҗан Сабиров та туган авылыннан читкә китмәгән. Хәзер Күзкәйдә ата-ана нигезен саклап яшәүче Ринат Зыятдинов - медицина подполковнигы, авыл тормышында - үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Сүз уңаенда Гөлбестан беренче укытучыларын искә алды:

- Ринатның әнисе Шәмгунә апа безне 1-4 сыйныфларда укыткан, хәреф танырга өйрәткән укытучыбыз иде. Рәхмәт хисләребез аңа дога булып барсын, - диде ул. Чыгышлар, истәлекләр берсен-берсе алмаштыра. Рәйсә Хәйруллина - Нефтекамскидан, Җәмилә Шәйхетдинова да гомере буе балалар укытты, Алабугадан кайтты. Ул бик дулкынланган иде. «Бүген төнлә йоклый алмадым, шул кадәрле ашкынып, сагынып килдем бу очрашуга», - диде ул. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була. Иң сокландырганы шул: сыйныфташларның күпчелеге югары белем алган, сайлаган һөнәрләренә тугры хезмәт иткәннәр, төрле мактаулы исемнәргә лаек булганнар.

Зал гөрләшеп алган арада Гөлбестан: «Тавышланмагыз әле, укучылар», - дип «кисәтү» ясый. Рәхәтләнеп көлешеп алалар.

Сыйныфташлары Рафис Исламов вафатына кадәр җаваплы эшләрдә эшләде - әлеге мәктәптә директор да, колхоз рәисе дә булды. Актив, тормыш сөючән кеше иде. Хатыны Гөлчәчәк тә укытучы, иренең сыйныфташлары белән очрашуга килгән. Бик матур тавышлы җырчы ул. Очрашу кичәсендә иң яраткан җырын башкарды. Баксаң, төрле һөнәр ияләре генә түгел, җырчылар да күп булган икән бит бу сыйныфта. Фәрит Гарифуллинны кабат-кабат сорап җырлаттылар. Кичәнең кунаклары - авылыбызның алыштыргысыз баянчысы, моңлы тавышлы җырчысы Рафис Хәсәнов, хатыны Рәсимә матур җырлары белән мәҗлескә ямь өстәделәр.

- Мәктәпнең чит авыллардан килеп укучы балалары өчен махсус интернаты бар иде, - дип искә алды Рафаэль Имамов. - Өч бүлмәдә - кызлар, өч бүлмәдә малайлар яши. Үзләренә үзләре ашарга әзерли, бергәләп дәрес карыйлар, шуклыклары да булыр иде. Бер гаилә кебек татулык, үзара ярдәм итеп яшәү киләчәк тормышта да бик ярап куйгандыр. Мин үзем институтка кергәндә рус телен шәп белмәү аркасында аз гына төшеп калмадым, - дип көлдереп тә алды ул.

Рафаэль Имамов әлеге очрашуга әзерләнгәндә 95 яшен тутырып килүче сыйныф җитәкчеләре, дистәдән артык, шул исәптән «Күзкәй мәктәбе» дигән китап чыгарган, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Галимҗан ага Вәлиев янына да барып кайткан. Бүгенге көндә ул Түбән Кама каласында яши. Нәкъ шушы очрашу көненә ул «Татар халык иҗаты» дигән китабын бастырып чыгарган. Аның беренче битендә түбәндәге юллар бар: «Хөрмәтле шәкертем, мәктәпне тәмамлауга 50 ел тулу көне белән котлыйм, сәламәт булып һәм үзегезне бәхетле санап яшәвегезне телим. Кечкенә истәлегем-бүләгем белән элекке укытучыгыз һәм сыйныф җитәкчегез Галимҗан бабай. 27.08.2015». Кадерле истәлекне һәркем рәхмәт хисе белән кабул итте.

Очрашу тәмам. Күз-керфекләргә тагын сагыш кунды: гомер уза бара, тагын очрашулар булырмы? Ә менә хисләргә, истәлекләргә бай бу кичә әле байтак гомер аларга яшәргә көч биреп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев