Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренчеләр китапханәдә экскурсиядә булдылар

Яңа поселогының беренче сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре Нәсимә Хәертдинова белән авыл китапханәсе белән таныштылар. Чараны үткәрүдә «Мечтатели» ирекле берләшмәсенә йөрүче Сөмбел, Марсель һәм Артем нык ярдәм иттеләр.

Беренчеләр китапханәгә килеп керүгә әкият дөньясына чумдылар. Аларны бу дөньяга әкиятче алып кереп китте. Балалар урман «корреспонденты», Кикимора белән таныштылар, үрмәкүч тозагыннан күбәләкләрне коткардылар, әкият геройларының киемнәрен таптылар, Кузя белән бергәләп урманда адашмаска тырыштылар, Дуслык пирамидасы төзеделәр һәм башка бик күп кызыклы шөгыльләрдә катнаштылар. Әкият тәмамлангач, балалар китапханә буйлап экскурсиядә булдылар.

Беренче сыйныф балаларына әкиятебезне тәкъдим иткәннән соң, башка балаларга да әлеге тамашаны күрсәтүебезне сорап, бик күп кеше мөрәҗәгать итте. Күптән түгел генә Яңа поселогының «Березка» бакчасының өлкән төркеме балалары безгә кунакка, әкият белән танышырга килде. Соңыннан Яңа поселогының II Б, шулай ук III һәм IV сыйныф укучылары әкият дөньясы белән танышты. Балалар монда да рәхәтләнеп тәкъдим ителгән бәйгеләрдә катнаштылар, артистларыбызны алкышлап утырдылар. Әкият геройлары белән без шулай ук укучыларны китапханә, аның кызыклы да, мавыктыргыч та китаплары белән таныштырдык, дип яза китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.

P. S. Яңа поселогында үткәрелгән чарадан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев