Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче урында – Тукай районының Бәтке авылы футболчылары

2002 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге үсмерләр Биклән һәм Кнәз мәктәпләре спорт мәйданчыкларында футбол буенча район беренчелегенә ярыштылар. Уеннарда 130дан артык баланы берләштергән 13 команда катнашты. Соңрак, 18 майда, Биклән авылында финал ярышлары узды. Анда беренче-икенче урыннарны алган Бәтке, Мәләкәс, Иске Абдул, Кече Шилнә мәктәпләре чакырылган иде. Төп хөкемдарлыкны Ринат...

2002 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге үсмерләр Биклән һәм Кнәз мәктәпләре спорт мәйданчыкларында футбол буенча район беренчелегенә ярыштылар. Уеннарда 130дан артык баланы берләштергән 13 команда катнашты. Соңрак, 18 майда, Биклән авылында финал ярышлары узды. Анда беренче-икенче урыннарны алган Бәтке, Мәләкәс, Иске Абдул, Кече Шилнә мәктәпләре чакырылган иде. Төп хөкемдарлыкны Ринат Исмәгыйлев алып барды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: беренче урында Бәтке мәктәбе укучылары, икенчедә - мәләкәслеләр, өченче урынга Иске Абдул футболчылары чыкты. Икенче, өченче урынны алучыларга грамоталар, беренчелекне яулаган командага Җиңүче кубогы тапшырылды, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев