Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче этап җиңүчеләре

Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгенең I этабы исә 24 майда төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә. Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә катнаша....

Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгенең I этабы исә 24 майда төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә.

Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә катнаша.

Республикакүләм конкурсның I этабы җиңүчеләре инде билгеле булды. Алар «Иң актив мәктәп укучысы» исемен алды. I урынга Круглое Поледан Ксения Попова (X сыйныф), II урынга Мәләкәстән Эльвина Шагалиева (VII сыйныф) һәм III урынга Бикләннән Гүзәл Якупова (XI сыйныф) лаек булды.

«IT-Чемпион» конкурсының II этабы 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр уздырылачак. Күрсәтелгән сайтта (https://edu.tatar.ru/it-champion.html) барлык кызыксындырган сорауларга җавап табып була. Анда теркәлү узып, барлык дәүләт түләүләрен шушы портал аша башкарган укучы баллар җыя бара. Ә баллар исә, үз чиратында, iPAD һәм iPAD mini кебек бүләкләрне оту мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђбђрлђр