Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бердәмроссиялеләр район башлыгы вазифасына Васил Хаҗиевны тәкъдим итте

Бүген «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең район бүлекчәсе конференциясендә делегатлар Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советы рәисе - муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына кандидат итеп Васил Хаҗиевны һәм Резедә Сафинаны тәкъдим иттеләр. Яшерен тавыш бирү юлы белән алар бертавыштан Васил Хаҗиевны якладылар. Исәпләү комиссиясе 60 бюллетеньнең берсен бозылган дип тапты, калган 59ында...

Бүген «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең район бүлекчәсе конференциясендә делегатлар Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советы рәисе - муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына кандидат итеп Васил Хаҗиевны һәм Резедә Сафинаны тәкъдим иттеләр. Яшерен тавыш бирү юлы белән алар бертавыштан Васил Хаҗиевны якладылар. Исәпләү комиссиясе 60 бюллетеньнең берсен бозылган дип тапты, калган 59ында Хаҗиев фамилиясе билгеләнгән иде.
Конференциянең көн тәртибенә тагын ике мәсьәлә каралды. Беренчесе - Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау кампаниясенең нәтиҗәләре белән делегатларны район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева таныштырды, әлеге мөһим вакыйгада район сайлаучыларының 95,33 проценты катнашуын билгеләп үтте.
Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе район бүлекчәсенең җирле сәяси советы составын яңарту (ротация) турында иде. Әлеге советта инде өч срок дәвамында Партиянең ярдәм фонды директоры Вахит Насыйбуллин актив эшләде. Бүген ул составтан чыгаруларын сорап үз теләге белән гариза язган. Конференциядә Вахит Насыйбуллинның үтенече бертавыштан канәгатьләндерелде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу вазифага «Тукайтеплогаз» оешмасы директоры Мөсәнниф Ханов кандидатурасы тәкъдим ителде. Конференция делегатлары аны бертавыштан сайлады.
Шулай ук муниципаль берәмлек Советында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе депутат фракциясенең оештыру җыелышы үтте. Депутат фракциясе җитәкчесе итеп Люция Әхмәтова сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев