Якты юл
  • Рус Тат
  • Бер кешедә туберкулез табылды

    Узган атнада эчәк инфекциясенең ике очрагы - бер балада һәм бер өлкән кешедә теркәлде. Өч бала җил чәчәге йоктырды. Йорттагы эт тешләп бер кеше табибларга мөрәҗәгать итте. Бер кешедә туберкулез табылды. Вируслы инфекцияләр белән авыруның 99 очрагы билгеле булды, шул исәптән 52се балаларда ачыкланды. Агуланулар булмады. Әҗмәкәй, Яңа поселогы, Сарайлы,...

    Узган атнада эчәк инфекциясенең ике очрагы - бер балада һәм бер өлкән кешедә теркәлде. Өч бала җил чәчәге йоктырды. Йорттагы эт тешләп бер кеше табибларга мөрәҗәгать итте. Бер кешедә туберкулез табылды. Вируслы инфекцияләр белән авыруның 99 очрагы билгеле булды, шул исәптән 52се балаларда ачыкланды. Агуланулар булмады.

    Әҗмәкәй, Яңа поселогы, Сарайлы, Боерган, Круглое Поле, "Татарстан" совхозы поселогы, Кече Шилнә җирле пунктларында эчә торган су тикшерелде. Нәтиҗәләр суның сыйфатын санитар нормаларга туры килүен күрсәтә, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның район бүлеге баш белгеч-эксперты Р. Марченко.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: