Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көне белән!

Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне 1 сентябрь - Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бүген яңа уку елына һәр гаиләдә әзерлек бара. Белем көне - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, педагоглар, тәрбиячеләр өчен дә...

Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне 1 сентябрь - Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Бүген яңа уку елына һәр гаиләдә әзерлек бара. Белем көне - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, педагоглар, тәрбиячеләр өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Район мәктәпләрендә быел 3000ләп бала белем алачак. Шуларның 320се - беренче сыйныфка килүчеләр. Алар яңа һәм мөһим чорга аяк басалар. Балаларыбыз заманга туры китереп лаеклы белем алсыннар, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсыннар өчен без барысын да эшләргә тиешбез.

Барлык укучыларның да һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен телибез. Укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләребезгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтләрне җиткерәбез. Яңа уку елы яңадан-яңа иҗади уңышлар китерсен. Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр генә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев