Белем бәйрәме – 1 сентябрьдә
23 августта, җомга көнне, район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза.
Быел укытучылар һәм тәрбиячеләр һәр елдагыча Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына түгел, ә «КАМАЗ» мәдәният сараена җыелачак. Сөйләшүнең темасы – «Белем бирүнең сыйфатын һәм үтемлелеген күтәрүдә төп юнәлешләр һәм актуаль мәсьәләләр».
Ә Белем бәйрәмен тукайлылар, якшәмбе көнгә туры килсә дә, 1 сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Укулар 2 сентябрьдә башланыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев